Татарстан эшкуарларына Төркия базарына чыгу турында сөйләячәкләр

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

14 декабрьдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Экспортка ярдәм итү үзәге «Төркия базары: тәҗрибә һәм яңа мөмкинлекләр» дигән түгәрәк өстәл үткәрәчәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак.

Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасы эшкуарларының Төркия белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алышу: бизнес-партнерлар эзләү, логистика һәм уртак проектлар оештыру өчен мәйданчык булачак. 

Төркия партнерлары белән хезмәттәшлек иткән чакырылган бизнесменнарның профессиональлеге һәм тәҗрибәсе минималь вакыт һәм финанс югалтулар белән бизнес һәм инвестицияләр белән бәйле теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Аралашу диалог форматында узачак һәм Төркия эшкуарлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе, проблемалар һәм аның чишелешләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк. 

Үткәрү урыны: «Минем бизнес» үзәге мәйданчыгы ( Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 нче йорт, 3 нче кат) 

Шулай ук сылтама буенча чараның онлайн-трансляциясе дә оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International