Россия интернет-сәүдә базары лидерлары Казанда 2024 елга планнар турында фикер алышачак

2023 елның 9 декабре, шимбә

Соңгы өч елда маркетплейсларда сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары саны 174 тапкырга арткан. Алар 56 меңнән артык онлайн-кибет теркәгән, аларның керемнәре, эксперт бәяләмәләре буенча, 2023 елда 60 млрд сумнан артып китәчәк. Базарда конкуренция үскән саен, бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру, яңа базар урыннары эзләү мәсьәләсе беренче планга чыга.

ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге» АКО белән берлектә оештырылган «Минем бизнес. E-COM» форумы 2024 елда интернет-сәүдә базары тенденцияләре турында фикер алышу мәйданчыгы булачак.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Форум барышында Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләр беренче кулдан яңа перспективалы юнәлешләр, уңышлы сату стратегияләре һәм Россия һәм чит ил интернет-сәүдә базарларына чыгуга ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат ала алачак. Шулай ук форумда маркетплейсларга техник ярдәм күрсәтү буенча күчмә хезмәтләр эшләячәк, аларның белгечләре интернет-бизнес үсеше белән бәйле барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Форум спикерлары арасында – Wildberries хуҗасы Татьяна Бакальчук, «Интернет чишелешләре» ҖЧҖ (Ozon) идарәче директоры Сергей Беляков, KazanExpress генераль директоры (Магнит Маркет) Хөснуллин Линар, «Яндекс» e-com һәм фудтех (ООО «Яндекс» ҖЧҖ) дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча директоры Дмитрий Русаков,  «Алиэкспресс Россия»нең дәүләт хакимияте органнары белән элемтәләр буенча вице-президенты  Сергей Лебедев, Россиянең башка онлайн-платформаларының топ-менеджерлары, шулай ук базар экспертлары.

«Татарстан безнең өчен аерым регион булып тора. 2019 елда без Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан читтә беренче бүлү үзәген төзедек һәм нәкъ менә шуннан безнең төбәк үсеше башланды, бу Wildberriesны хәзерге халәтенә китергән вакыйга. «Минем Бизнес. E-COM» форумының Россия өчен уникаль форматы, аның җирле эшкуарлар өчен конкрет файда алуга максат тотуы, 2023 ел йомгаклары һәм киләсе елга планнар турында фикер алышу өчен базар лидерларын җәлеп итүе – Татарстан хакимияте интернет-сәүдә базарын үстерүгә гамәлгә ашыра торган иҗади алымның чираттагы мисалы. Шуңа күрә без бу форумда катнашу тәкъдимен бик теләп кабул иттек», – диде Татьяна Бакальчук.

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Россиядә электрон сәүдәне үстерүнең беренче региональ программасы эшләнде һәм кабул ителде. Бу программа кысаларында шәхси кабинетларны теркәүдән алып товарларны алга җибәрүгә кадәр маркетплейсларга чыгуга бәйле мәсьәләләр буенча эшкуарларның барлык ихтыяҗларын диярлек каплаучы ярдәм чаралары комплексы формалаштырылган. Системалы караш ярдәмендә Татарстанда теркәлгән юридик затларның һәм үзмәшгульләрнең 12 проценттан артыгы электрон сәүдә каналларын үзләштерде», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Рөстәм Миңнеханов Татарстан бизнесы өчен сату базарларын киңәйтүнең мөһимлеген билгеләп үтте, шул исәптән интернет-сәүдә мәйданчыклары потенциалын куллану хисабына да , – диде ТР Рәисенең ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев. – «Минем Бизнес. E-COM» форумы нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Аның барышында Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре 2024 елда иң перспективалы онлайн-сату юнәлешләре һәм тенденцияләре турында базарның әйдәп баручы экспертларыннан, шулай ук эре федераль маркетплейсларның хуҗаларыннан һәм топ-менеджерларыннан мәгълүматны  турыдан-туры ала алачак».

«Минем бизнес. E-COM» форумы 18 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залында (Г. Казан, Универсиада авылы, 35 нче бина) узачак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.

Форумда КУЭ субъектлары реестрына кергән юридик затлар һәм Татарстан Республикасы үзмәшгульләре вәкилләре катнаша ала.

Катнашу – бушлай. Форумда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://mybizforum.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International