Татарстан эшкуарлары «Безнекеләрне бел» яңа Россия брендлары конкурсына гариза бирә ала

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс фонды тарафыннан Россиянең барлык төбәкләрендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан «Безнекеләрне бел» яңа Россия брендлары конкурсына старт игълан ителде. Катнашучылар булып эшкуарлар – компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә торган кече һәм урта бизнес вәкилләре тора ала. Гаризалар 15 гыйнварга кадәр  сайт аша кабул ителә.

«Конкурсның бурычы – сыйфаты буенча чит ил аналогларыннан калышмаган гына түгел, ә еш кына алардан өстен дә булган Россия брендларының төрлелеген күрсәтү. Без чит ил уенчылары киткәннән соң бушаган урыннарның ватан җитештерүчеләре тарафыннан актив рәвештә биләнүен күрәбез, һәм бу процессны барлык мөмкин булган ысуллар белән дә сакларга кирәк. Безнең брендларга үсешкә ярдәм итеп, без Россия икътисадының тотрыклылыгын ныгытабыз», – диде РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин.

Гаризалар биш юнәлеш буенча кабул ителә: «Азык-төлек һәм туклану», «Кулланучылар товарлары», «Креатив», «ИТ», «Югары технологияләр». Махсус номинацияләр: «Инклюзия», «Иң кыю идея».

Җиңүче компанияләр маркетплейсларда һәм медиада пропагандалауда ярдәм алачак, укыту программаларына керү, бизнес-экспертлар белән шәхси очрашулар, бизнес-берләшмәләрдә әгъзалык, эре чараларда бушлай катнашу, шулай ук грант ярдәме алачак. Җиңүчеләрне сайлаганда ел өчен әйләнешенең үсеш темплары, проект партнерларының һәм компания теркәлгән төбәкләрнең бәясе, конкурс жюриеның фикере, компаниянең социаль проектларда, конкурс партнерларының проектларында һәм программаларында катнашуы исәпкә алыначак. Конкурс партнерлары арасында – Беренче канал, МАЕР медиахолдингы, Симпл, Zenden, Заспорт һәм башкалар. Быел оештыручылар шулай ук брендларга иң яхшы ярдәм итүче төбәкләрне дә билгеләп үтәчәк.

Конкурсның беренче сезонында илнең барлык төбәкләреннән 5 меңгә якын бренд катнашкан, Татарстан гаризалар саны буенча ун төбәк арасына кергән. 

Конкурста 30дан артык Россия компаниясе җиңгән, 1200дән артык компания ярдәм алган. Конкурсның 40тан артык партнеры, шул исәптән Росконгресс фонды, Wildberries, OZON, «Диалог» АКО, ФКҮ, Россия Почтасы, Роскачество, «Илкүләм приоритетлар» АКО финалистларга сәүдә челтәрләрендә һәм маркетплейсларда, яңа медиада һәм ТВда товарларны алга этәрүдә ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, брендлар базасы – катнашучылар арасыннан 1250 компания – турыдан-туры сәүдә челтәрләренә һәм маркетплейсларга җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International