Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге АСК эшкуарлары өчен семинар үткәрәчәк

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге агросәнәгать предприятиеләрен экспортка юнәлдерелгән бизнес өчен демонстрация-дегустация павильоннары эшенә һәм мөмкинлекләренә багышланган онлайн-семинарда катнашырга чакыра.

Павильоннарның төп максаты – потенциаль продукция кулланучылар белән нәтиҗәле бизнес-коммуникацияләр үткәрү һәм Россия җитештерүчеләренең чит илләрдә булган инфраструктурасына басым ясап, нәтиҗәле маркетинг үсеше өчен шартлар тудыру. 

Демонстрация-дегустация павильоннарының эше турында түбәндәгеләр сөйләячәк:

Черкесов Малик – «Россия экспорт үзәге» АҖ экспорт товарларын халыкара адаптацияләү эксперты;

Бурцева Ксения – «Россия экспорт үзәге» АҖ субсидияләрне администрацияләү буенча проект җитәкчесе.

Семинарда тыңлаучылар шулай ук «Россиядә эшләнгән» программасы: аның өстенлекләре һәм мөмкинлекләре, сертификациясе һәм пропагандасы турында да беләчәк.

Чарага теркәлү 2023 елның 7 декабренә кадәр МСП.РФ цифрлы платформасы аша «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә гамәлгә ашырыла, алга таба «Экспортерлар өчен семинарларда катнашуга язылу» хезмәтен сайларга кирәк.

Теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча Ширеева Наталья, телефон: +7 (843) 222-90-60 (өст. 279).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International