Татарстан «1764» ташламалы кредит программасы кысаларында бизнеска ярдәм итү күләме буенча Россия төбәкләре арасында лидерларның берсе булды

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы 2023 елның 10 аенда «1764»  ташламалы кредит программасын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясады. Илдә 566 млрд сумлык 25 мең кредит килешүе төзелгән, бу 2022 елның гыйнвар-октябрь айларында төзелгән кредит килешүләре буенча кредитлар күләменнән 1,5 тапкыр артык. Лидер төбәкләр, көтелгәнчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Мәскәү, Свердловск, Чиләбе һәм Новосибирск өлкәләре, Краснодар крае һәм Татарстан Республикасы. 

«Шул ук вакытта без эшкуарлар саны буенча федераль округлар арасында кредитларның тигез бүленүен күрәбез. Бу мондый инструментлар тигез шартлар тудыра һәм бөтен ил буенча бизнес тарафыннан бертигез таләп ителә дигәнне аңлата», – дип билгеләп үтте РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

Әлеге программа кысаларында Татарстан Республикасының 600гә якын эшкуары 15 млрд сумга якын ярдәм алган.

Федераль ведомствода билгеләп үтелгәнчә, төзелгән килешүләр күләменең 70% артыгы программада катнашучы 95 банкның 5 системалы әһәмиятле банкына туры килә (СБЕРБАНК ГАҖ, БАНК ВТБ (ГАҖ), БАНК «ФК ОТКРЫТИЕ» ГАҖ, «ПРОМСВЯЗЬБАНК» ГАҖ, «СОВКОМБАНК» ГАҖ).

2023 елда төзелгән кредит килешүләре күләме буенча лидер төбәкләр:

  • Үзәк федераль округ: Мәскәү шәһәре (13,4%), Мәскәү (4,7%) һәм Воронеж (1,7%) өлкәләре;
  • Төньяк-көнбатыш федераль округ: Санкт-Петербург шәһәре (4,6%), Ленинград (1,5%) һәм Калининград (0,6%) өлкәләре;
  • Кырым федераль округы: Краснодар крае (4,1%), Ростов өлкәсе (2,5%), Кырым Республикасы (0,8%);
  • Төньяк Кавказ федераль округы: Ставрополь крае (1,1%), Чечен Республикасы (0,2%), Кабарда-Балкар Республикасы (0,14%);
  • Идел буе федераль округы: Татарстан Республикасы (3%), Пермь крае (2,5%), Түбән Новгород өлкәсе (2,5%);
  • Урал федераль округы: Свердловск өлкәсе (3,6%), Чиләбе өлкәсе (2,7%);
  • Себер федераль округы: Новосибирск өлкәсе (4,3%), Красноярск крае (2,5%), Алтай крае (2,3%);
  • Ерак Көнчыгыш федераль округы: Приморье крае (2,9%), Хабаровск крае (1,9%).

2023 елда бирелгән кредитлар буенча уртача чек 21,8 млн сум тәшкил итә, бу 2022 елның шул ук чорында бирелгән кредитларның уртача күләменнән 2,4 тапкыр югарырак. Төп үсеш КУЭ субъектларының ташламалы инвестиция кредитларына ихтыяҗы хисабына тәэмин ителгән.

«1764»  ташламалы инвестиция кредиты программасы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов кураторлыгында алып барыла торган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International