Татарстанның 217 эшкуары ТР Икътисад министрлыгыннан ярты миллион сумга кадәр грантлар алды

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Конкурс комиссиясе 25 яшькә кадәрге социаль һәм яшь эшкуарларны билгеләде, алар дәүләттән матди ярдәм алачак.

24 августта Татарстанда 25 яшькә кадәрге, «Минем бизнес» үзәгендә уку узган социаль һәм яшь эшкуарлар өчен грант конкурсына гариза бирү кампаниясе башланды. Барлыгы 266 кеше гариза бирде. 217 кеше 500 мең сумга кадәр финанс алды. Социаль һәм яшь эшкуарлар алган гомуми сумма 92 миллион сумнан артып китә.

Грант акчалары ярдәмендә кече һәм урта бизнес кирәкле җиһазлар сатып ала, бинаны арендага ала, җитештерү өчен материаллар сатып ала һәм башка күп нәрсәләргә сарыф итә ала.

«Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү – Икътисад министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Яшь һәм социаль бизнеска игътибар итү безнең өчен аеруча мөһим. Социаль эшкуарлык иҗтимагый әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә ярдәм итә, мәсәлән, халыкның аз сакланган катламнарын социализацияләү һәм адаптацияләүгә. Яшь эшкуарлык ярдәме белән без республикабызның гына түгел, бөтен илнең икътисадый потенциалын ныгытабыз һәм үстерәбез», – дип билгеләп үтә икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Социаль һәм яшь эшкуарларга грант ярдәме күрсәтү практикасы 2021 елдан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International