2023 елның 10 аенда кредит бирүне стимуллаштыруның ташламалы программасы буенча Татарстанның кече һәм урта бизнесы 9 млрд сумга якын акча алды

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Кредит бирүне стимуллаштыру программасы буенча кече һәм урта бизнес 198 млрд сумнан артык акча алган, программаны Россия Банкы һәм КУЭ корпорациясе бергәләп гамәлгә ашыра. Татарстан әлеге программа буенча бизнеска ярдәм итү күләме буенча лидерлар бишлегенә керде – республика өлешенә якынча 9 млрд сум туры килде. 

КУЭ корпорациясендә билгеләп үтүләренчә, бу дәүләт ярдәме чарасын кулланып, 2023 елның гыйнвар-октябрь айларында эшкуарлар 5 меңнән артык кредит килешүе буенча ташламалы финанс алганнар.

«Ташламалы акчаларның күп өлешен икътисадның реаль секторына караган кече һәм урта предприятиеләр алды. Программа кысаларында кредитлау күләме буенча абсолют лидер булып 78,5 млрд сумлык эшкәртү производстволары тора. Аннан соң сәүдә – 38,5 млрд, транспорт һәм саклау – 36,2 млрд.сум. Беренче бишлекне кунакханәләр һәм гомуми туклану өлкәсе яба. Топ тармакларга шулай ук фәнни-техник эшчәнлек, мәдәният һәм спорт, авыл хуҗалыгы керде», – дип хәбәр итте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

Региональ кисәктә агымдагы елның 10 ае йомгаклары буенча лидерлар рәтенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъектлары арасында шулай ук Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы керде.

Исегезгә төшерәбез, кредитлауны стимуллаштыру программасы Президент Владимир Путин инициативасы белән беренче вице-премьер Андрей Белоусов кураторлык итүче «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International