Казанда дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендә нәтиҗәле практикалар турында кабат фикер алышу узачак

2023 елның 24 ноябре, җомга

2023 елның 27-28 ноябрендә Татарстанда дәүләт-хосусый партнерлык буенча VI төбәкара тармак форумы узачак. Чараны Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы оештыра, ул Татарстан Республикасында ДХП проектларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булып тора. 

Татарстан дәүләт-хосусый партнерлык үсеше дәрәҗәсе буенча федераль рейтингта актив рәвештә алга бара, әлеге механизм проектларын гамәлгә ашыруга кертү буенча Россиянең иң яхшы 10 төбәгенә ышаныч белән керә. 2020-2021 елларда ДХП үсеше дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы 67 нче урыннан 6 нчы урынга күтәрелде, 2022 елда инде 4 нче урынга күтәрелде. 

Быелгы чара шулай ук төрле тармакларда ДХП механизмын куллану кейсларын яктыртачак, алар арасында: социаль өлкә (мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт), торак-коммуналь хуҗалык һәм юл инфраструктурасы. Үз кейслары белән Россиянең 20 төбәгеннән экспертлар уртаклашачак.

2023 елда спикерлар арасында Азат Кадыйров, Россия Федерациясе спорт министры урынбасары, Георгий Чиков, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең ВЭБ.РФ агенты блогының идарәче директоры (блок җитәкчесе) һәм башка бизнес һәм хакимият вәкилләре булачак.

Шулай ук чарага РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Төзелеш министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Спорт министрлыгы һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгы чакырылган. 

ДХП өлкәсендә Татарстан Республикасының эше нәтиҗәләре, регионнарның уңышлы практикалары, хәзерге икътисад шартларында механизм үсешенең өстенлекле юнәлешләре турында уннан артык эшлекле сессия, шулай ук спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ДХП проектлары турында экспертлык дискуссияләре –  VI Төбәкара тармак форумы мәйданчыгында 300гә якын чакырылган экспертны һәм катнашучыны нәтиҗәле нетворкингка җәлеп итәчәк.

Форумда катнашу – бушлай, теркәлү сайтта: https://ppptatarstan.ru. Федераль дәрәҗәдәге эксперт җәмгыятенең бер өлеше булыгыз! 

Үткәрү урыны: Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк, Казан шәһәре, Спартаковская урамы, 2 

Элемтә өчен мәгълүмат: 

тел.: 8 (843) 570-39-71
e-mail: forumg4p@yandex.ru
Телеграм: https://t.me/ppptatarstan ВКонтакте: https://vk.com/club222789739

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International