Татарстанда мәктәп укучылары өчен КУЭ илкүләм проекты буенча эшкуарлык эше буенча бушлай семинарлар узды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда мәктәп укучыларының эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерү өчен укыту семинарлары ТР Икътисад министрлыгы гамәлгә ашыра торган «Мәктәп бизнес-старты» республика программасының икенче этабы кысаларында узды.

2023 елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган  «Мәктәп бизнес-старты»нда республиканың 28 районыннан 11 меңнән артык бала катнаша. Нәтиҗәдә, үзләрен иң уңышлы күрсәткән 600 урта мәктәп укучысы бизнес-проектлауның киләсе турына күчә. Алар – Казаннан, Чаллыдан, шулай ук республиканың авылларыннан һәм кече шәһәрләреннән килгән укучылар.  

Балаларны укыту процессында уңышлы эшкуарлар катнаша. Шулай ук «Мәктәп бизнес-старты»ның барлык этапларында укучыларны озата баручы мәгариф учреждениеләре педагоглары да ярдәм күрсәтә.

Семинарлар нәтиҗәсендә мәктәп укучылары командалары үз бизнес-проектларын тәкъдим иттеләр. Аларны укытуда турыдан-туры катнашкан эксперт-эшкуарлар бәяләвенчә, тәкъдим ителгән барлык проектлар да – бизнес-идея эзләүдән алып аның мөмкин булган практик тормышка ашырылуына кадәр – профессиональ дәрәҗәдә башкарылган.  

Мәсәлән, күппрофильле 180 нче полилингваль гимназия командасы – яшүсмерләр арасында эш эзләү өчен платформа, ә 39 нчы мәктәптән репетиторлык оештыру өчен алга таба адым проекты тәкъдим ителде. Кече Шилнә мәктәбе укучылары "Котокафе" ачарга, ә Баулының 2нче мәктәбендә шәмнәрне натураль составлардан ясарга тәкъдим иттеләр. Әгерҗе укучылары тематик мастер-класслар үткәрү буенча үз проектларын уйлап таптылар, Нурлат районы укучылары тематик футболкалар ясарга тәкъдим иттеләр, Свияжск мәктәбендә тәрбияләнүчеләр – салкын фарфордан бизәнү әйберләре, Аксубайның 2нче мәктәбеннән бәйләнгән әйберләр ясау буенча «Әкият җебе» проектын эшләделәр, Буа укучылары кулланышта булган пластик шешәләрдән экологик себерке ясау проектын әзерләделәр. Иннополис мәктәбе һәм 3 нче Биектау мәктәбе командалары да бик кызыклы проектлар тәкъдим иттеләр. 

Программаның соңгы этабы яңа ел хәйрия мәктәп ярминкәсе һәм 2024 елның февралендә узачак бизнес-кейслар чемпионаты булачак. Алдагы этапны уңышлы узган кешеләр катнаша алачак. Мәктәп бизнес-компанияләренең соңгы слеты киләсе елның апреленә билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, «Мәктәп бизнес-старты» программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» һәм «Заманча мәктәп» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында тормышка ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International