Татарстан эшкуарларын Үзбәкстанда халыкара төзелеш күргәзмәсендә товарлар тәкъдим итәргә чакыралар

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы эшкуарлары 2024 елда ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге белән берлектә 2024 елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр Үзбәкстан башкаласы Ташкентта узачак 25 нче юбилейлы «Төзелеш-UzBuild 2024» Үзбәкстан халыкара күргәзмәсендә катнаша алачак.

Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен халыкара күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыра.

«Күргәзмәләрдә катнашу элемтәләр урнаштыруны, потенциаль партнер белән тере аралашуны, хезмәттәшлек турында отышлы тәкъдимнәрне, потенциаль партнерларның эш үзенчәлекләре белән танышуны күздә тота. 2023 елда Экспортка ярдәм үзәге ярдәме белән Россия һәм чит илләрдәге халыкара күргәзмәләрдә 70тән артык эшкуар үз продукциясен тәкъдим итте», –дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов.

Экспортка ярдәм үзәге күргәзмә мәйданын арендалау, стенд төзү, өстәмә җиһазлар арендалау, теркәү кертемнәрен түләү, коммерция тәкъдимнәрен чит телгә тәрҗемә итү, Татарстан Республикасының коллектив стенды белән күргәзмәдә катнашу өчен трансфер оештыру чыгымнарын финанслый. Эшкуарлар очыш, яшәү һәм туклану өчен үзләре түлиләр.

Үзбәкстанда күргәзмә-ярминкә чарасында катнашу өчен гаризаны 15 декабрьгә кадәр тутырырга кирәк.

Экспортлаучы КУЭ ярдәмне РФ Президенты инициативасы белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге гамәлгә ашыра. Экспортка чыгу буенча сорауны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны буенча бирергә мөмкин: 8 (843)524-90-90, шулай ук ЭЯҮ белгечләре Сезгә 8(843) 222-90-60 (өст. 313) консультация дә бирерләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International