Татарстан эшкуарлары РБК телеканалында «Төбәк портреты» тапшыруының яңа чыгарылыш геройлары булдылар

2023 елның 17 ноябре, җомга

Шимбә көнне, 18 ноябрьдә, РБК телеканалында «Төбәк портреты» тапшыруының яңа чыгарылышы чыгачак. Тамашачылар февраль аенда «Киләчәк уеннары-2024» халыкара мультиспорт фиджитал-турниры узачак Татарстан һәм аның башкаласы белән таныша алачак.

Программа төбәкнең бөтен дөньядан кунаклар кабул итәргә әзер булу-булмавы турында сөйләячәк, төбәк соңгы елларда республикада илкүләм проектлар ярдәмендә үзгәрде һәм инфраструктураны модернизацияләү һәм юллар төзү Татарстанда эшлекле мохит үсешенә ничек ярдәм итә, шулар хакында сүз барачак.

Тапшыруда, шул исәптән, үсеш алган, шуның аркасында шәһәр фиджитал-уен үткәрү өчен идеаль урынга әверелгән спорт инфраструктурасы да тәкъдим ителәчәк, шулай ук масштаблы юл төзелеше турында да сүз барачак. Тамашачыларга «Восток» тиз йөрешле автомагистрале турында сөйләячәкләр, аның буенча Мәскәүдән Татарстан башкаласына 6,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак. Аны, исегезгә төшерәбез, «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты буенча төзиләр. Декабрьгә эшләр тәмамланыр дип көтелә.

Программаны алып баручы Игнат Бушухин «Киләчәк уеннары – 2024» төп турниры алдыннан үткәрелә торган Фиджитал уеннарына кагылып, оештыручыларның цифрлы һәм реаль дөньяларны ничек берләштерә алуларын ачыклаячак.

Спорт хәрәкәтеннән тыш, Татарстанда бизнес-мохит тә актив үсеш ала. РБК тамашачыларны төбәктә үз эшләрен ачкан һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча ярдәм алган эшкуарлар белән таныштырачак.

18 ноябрьдә 9.40 сәгатьтә, шулай ук 23 ноябрьдә 15.40 сәгатьтә РБК каналында «Төбәк портреты»ның яңа чыгарылышында республикада бизнес өчен тагын нинди шартлар гамәлдә һәм Татарстанга шулкадәр тиз үсеш алырга нәрсә ярдәм итә алуы турында белерсез.

Казанда «Киләчәк Уеннары»н уздыру турындагы указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Дәүләт башлыгы шулай ук дөньяның төрле илләреннән спортчыларны һәм яшьләрне ярышларда катнашырга чакырды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов турнирның оештыру комитеты утырышында республика «Киләчәк уеннары»н кабул итәргә һәм чараларны югары дәрәҗәдә оештырып уздырырга әзер, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International