Казанда экспортны таможняда җайга салу турында семинар узачак

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Экспортка ярдәм итү үзәге Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе программасы һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында йомгаклау семинары үткәрәчәк. Ул алтынчы чара булачак һәм таможня көйләвенә багышланачак. Семинар 23 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә башлана.

Семинарда таможня органнарында продукцияне декларацияләүгә әзерлек мәсьәләләре һәм төп таможня операцияләре каралачак, мәсәлән: 

- таможня процедурасын сайлау,

- ТН ВЭД кодын һәм товарның килеп чыгу илен билгеләү;

- экспортлана торган продукциянең таможня бәясен исәпләү; 

- товарларны декларацияләү өчен рөхсәт документларын җыю;

- таможня түләүләре һәм пошлиналар түләү;

- чыгарыла торган товарларны рәсмиләштерү һәм экспортлаучы хокукларын таможня ведомствосы хезмәткәрләренең законсыз карарларыннан яки гамәл кылмавыннан яклау өчен таможня контроле органнары белән үзара хезмәттәшлек итү.

Семинарда катнашу - бушлай. Нәтиҗәләр буенча укулар узу турында сертификатлар тапшырылачак. Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28, «Минем бизнес» үзәге мәйданчыгы, 3 кат.

Чарага теркәлү  МСП.РФ цифрлы платформасы аша башкарыла: «Региональ ярдәм чаралары» - «Ярдәм алырга» - алга таба «Экспортерлар өчен семинарларда катнашуга язылу» дип күрсәтергә, шулай ук  https://exportedu.ru/events/4913 сайтында турыдан-туры уку календарендә язылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, хезмәтләр өчен «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International