ТР Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы законы проекты буенча ачык консультацияләрдә катнашырга чакыра

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында» 498-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты буенча ачык консультацияләр үткәрелә.

Проект Татарстан Республикасында балигъ булмаган балаларның сәламәтлеген саклау максатларында эшләнгән, балигъ булмаганнарны кальян кулланып хезмәт күрсәтелә торган биналарда, шулай ук тәмәке тарту рөхсәт ителә торган махсус бүлеп бирелгән изоляцияләнгән биналарда тотуны тыя.

Проектның тексты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru – «Документлар» - «Җайга салу йогынтысын бәяләү» – «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары кабул иткән норматив хокукый актлар проектлары буенча ачык консультацияләр» бүлеге.

Сезне ачык фикер алышуларда катнашырга һәм проект буенча үз фикерегезне  2023 елның 28 ноябренә кадәрТатарстан Республикасы Икътисад министрлыгына электрон адреска җибәрүегез турында үтенәбез: Natalya.Tolcheeva@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International