Илкүләм проект кысаларында хатын-кыз эшкуарларны экспорт нигезләренә өйрәтәчәкләр

2023 елның 12 ноябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән, Казандагы «Минем бизнес» үзәгендә гамәлдәге хатын-кыз эшкуарлар өчен ике көнлек бушлай интенсив узачак, аның кысаларында катнашучылар Россия һәм халыкара базарларда уңышлы эшләү өчен үз компетенцияләре дәрәҗәсен күтәрә алачак.

Программада катнашучыларны 12 тематик блок, кейсларны тикшерү һәм квалификация күтәрү турында таныклык көтә. Укыту программасы үз эченә мондый аспектларны ала:

  • Эшкуарның тормыш циклы
  • Салым салу нигезләре
  • Бухгалтерлык хисабын оештыру һәм алып бару
  • Финансларны планлаштыру һәм анализ нигезләре
  • Банклар белән эшләү
  • Экспортка кадәрге этапта эшкуарлык инициативасына ярдәм чаралары
  • Экспортка әзерлек
  • Экспорт вакытында салым салу үзенчәлекләре
  • Экспорт вакытында бухгалтерның өстәмә бурычлары
  • Экспорт вакытында финансларны планлаштыру
  • Экспортлаучылар һәм импортлаучылар өчен финанс чыганаклары һәм экспортлаучыга финанс ярдәме
  • Экспортлаучыга тагын нәрсә белергә кирәк

Укыту программасында шәхси эшкуарлар, җитәкчеләр, милекчеләр һәм компаниядә карарлар кабул итүчеләр катнаша ала.

Катнашу өчен анкетаны тутырырга кирәк:  сылтама.

Теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча эшкуарлар Экспортка ярдәм итү үзәгенә +7 (843) 222-90-60 (өстәмә: 272, 278, 279, 313, 316) номерлары буенча, шулай ук «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны буенча: 8 (843) 524-90-90 мөрәҗәгать итә алалар.

Укытуны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Россия экспорт үзәге» АҖ «Экспорт мәктәбе» ӨБ АКО белән берлектә Экспортка ярдәм итү үзәге үткәрәчәк. Илкүләм проектлар илдә РФ Президенты  Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International