Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Икътисадчы көне уңаеннан котлавы

2023 елның 11 ноябре, шимбә

Хөрмәтле хезмәттәшләр, икътисадчылар, ветераннар!
 
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
 
Сезнең хезмәтегез ярдәмендә республикада икътисадый потенциалны үстерү, эшлекле мохитне яхшырту, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын үстерү өчен шартлар тудырылды.

Бүген икътисадчы – ул тиз үзгәрешләр, яңа чакырулар һәм үз карарлары өчен югары дәрәҗәдә җаваплылык шартларында, беренче чиратта, киртәләр түгел, ә мөмкинлекләр күрүче профессионал булып кала алган кеше.
 
Шулай ук икътисадны үстерүгә ныклы нигез салган һәм аның алга таба үсеш векторын билгеләгән ветераннарның да керткән өлешләрен билгеләп үтәсе килә.

Безнең уртак эшебез һәм көчләрне туплау ярдәмендә без тотрыклы социаль-икътисадый үсеш, предприятиеләрнең өзлексез эшләве, инвестицион һәм эшкуарлык климатын яхшырту, технологик эшкуарлыкны үстерү, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын уңышлы тормышка ашыру бурычларын тормышка ашыруны тәэмин итә алачакбыз, дип ышанам.

Сезгә һәм якыннарыгызга уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы вице-премьеры – икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International