Татарстан эшкуарларына контроль органнары белән хезмәттәшлек итүнең цифрлы платформасын тәкъдим итәчәкләр

2023 елның 10 ноябре, җомга

2023 елның 17 ноябрендә 14:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Петербург ур., 28 адресы буенча урнашкан Эшкуар йортында контроль органнары белән хезмәттәшлек итүнең цифрлы платформасы - «Сыналган бизнес» интернет-ресурсының яңартылган версиясе презентациясе узачак (provbiz.ru).

Ресурс контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның бушлай цифрлы платформасы булып тора.

Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча ресурста яңа функционал кертелгән.

Бизнес-бергәлек сорауларына җаваплардан китапханә барлыкка килгән: бизнесның контроль (күзәтчелек) органнары белән үзара эшчәнлеге турында 1 300 сорау һәм җавап һәм 1 335 типик бозу һәм аларны булдырмау ысуллары турында файдалы мәгълүмат тупланган.

Сервис ярдәмендә бизнес булачак тикшерүгә әзерләнә һәм интерактив чек-лист үтә ала. Шулай итеп, эшкуар алдан ук хаталарны ачыклаячак һәм мөмкин булган куркынычлар турында мәгълүмат, хокук бозуларны бетерү буенча киңәшләр алачак.

Шулай ук сайтта республиканың төрле учреждениеләренең яңалыкларга бәйле көн тәртибеннән хәбәрдар булырга мөмкинлек бирүче чаралар турында алхәбәрләр дә урнаштырылган. Эшкуарлар контроль (күзәтчелек) органнарының планлаштырылган һәм агымдагы тикшерүләре һәм профилактик чаралары турында белә ала.

Электрон тикшерү журналы кертелә, аның ярдәмендә эшкуар үз бизнесына карата үткәрелгән контроль (күзәтчелек) чаралары турында тулы мәгълүматка ия. Журналның җыентыгы динамикада республика бизнесына һәм һәр аерым эшкуарга карата административ йөкләнешнең өлешен күзәтергә мөмкинлек бирә.

Катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлү узарга кирәк, «Региональ ярдәм чаралары» бүлеген, аннан  «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылу» дигән хезмәтне сайларга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International