Казанда үзмәшгульләр өчен бизнесны масштаблаштыру турында тренинг узачак

2023 елның 27 октябре, җомга

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәгендә Татарстан үзмәшгульләре өчен «Алга таба нәрсә? Масштаблаштыру стратегиясе» темасына түләүсез тренинг узачак.

Үсеш алган һәр кечкенә бизнес масштабланырга кирәк булган ноктага җитә. Масштаблау, беренче чиратта – танылу, табыш, күрсәткечләр һәм әйләнеш үсеше. 

Масштаб моделен ничек сайларга һәм кирәкле әйберләрне ничек әзерләргә кирәклеге турында бушлай тренингта сөйләячәкләр.

Чараның спикеры булып Эльвира Нәбиева – бизнес-планлаштыру һәм реаль инвестицияләр, стратегик һәм проект идарәсе өлкәсендә 25 еллык стажы булган бизнес-эксперт, Балалар өчен эшкуарлык академиясе җитәкчесе, күпьеллык тәҗрибәсе булган остаз сөйлиячәк.

Чара кысаларында ул һәр катнашучының кейсын хәл итәчәк һәм бергәләп үсеш юнәлешләре һәм стратегияләре билгеләнәчәк.

Тренинг 8 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәгендә Петербург урамы, 28 адресы буенча узачак.

Чарага теркәлү – МСП.РФ цифрлы платформасында, «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә, хезмәт: «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылу» дигәнен сайларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, «Минем бизнес» үзәгенең барлык укыту чаралары бушлай һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International