Зеленодольскта инвестицион проектны гамәлгә ашыру 5 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

ВЭБ.РФ акчасы – 320 млн сумнан артык бәягә Татарстан Республикасының Зеленодольск индустриаль паркында инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектлары төзеләчәк. Проект нәтиҗәсендә Ozon күмәртә-бүлү үзәге, масштаблы инвестиция проекты эшләве өчен кирәкле инфраструктура булдырылачак. Аны эшләтеп җибәрү белән шәһәр икътисадына 2 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителәчәк, 5 меңгә якын яңа эш урыны булдырылачак. 

ВЭБ.РФ субсидиясе хисабына республика хакимияте хуҗалык-эчү һәм янгынга каршы су белән тәэмин итү, хуҗалык-көнкүреш һәм явым-төшем канализациясе, җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү челтәрләре, шулай ук автомобиль юлы төзиячәк.

«Республика моношәһәрләрендә ВЭБ.РФ төркеме тарафыннан күп эш башкарылган инде – гомуми суммасы 7,6 млрд сумнан артык булган 23 проект хупланган, ә бу 13 меңнән артык яңа эш урыны, дигән сүз. «Зеленодольск» сәнәгать паркында без инде 11 производство тоташтырылган инфраструктура төзедек. Проект үсеш алуын дәвам итә», – диде ВЭБ.РФ Шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева.

«Татарстан инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай шартлар тудыру, территориядә дөнья стандартларына җавап бирүче заманча сәнәгать-җитештерү комплекслары булдыру хисабына эре инвестицион проектларны тормышка ашыра. Моннан тыш, республика Россиянең Европа өлешендәге уңайлы логистик үзәк булып тора.  Әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен ВЭБ.РФ рәхмәт белдерәсем килә. Республикада Корпорация программалары буенча күп эшләр башкарылды. Мин ышанам, без инвестиция проектлары өчен инфраструктураны алга таба үстерүне дәвам итәчәкбез», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Инвестпроектны гамәлгә ашыру Ромекс групп проектының девелоперы тарафыннан барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 2037 елга 1,5 млрд сумга кадәр акча бүлеп бирүне арттырырга, шулай ук ваклап сату һәм интернет-сәүдә өлеше әйләнешен – 5 процентка, маркетплейста катнашучылар санын 10 процентка арттырырга, шулай ук Татарстан Республикасы һәм күрше төбәкләр буенча товарлар китерүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

Инфраструктура төзелешенең гомуми бәясе 500 млн сум тирәсе тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру моношәһәрдән халыкның китүен киметергә, шулай ук күрше районнардан һәм төбәкләрдән яңа кадрлар җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International