Татарстан Икътисад министрлыгы «Россиядә эшләнгән» халыкара форумында катнаша

2023 елның 20 октябре, җомга

19-20 октябрьдә Мәскәүдә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында «Россиядә эшләнгән» халыкара форумы уза. Форумда кече, урта һәм эре бизнес, бизнес-берләшмә вәкилләре, эре халыкара оешмалар башлыклары, инвесторлар, министрлыклар җитәкчеләре һәм чит ил кунаклары катнаша. Шулай ук форумда Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова катнашты. 

Форумда шулай ук Татарстан бизнесына ярдәм итү институтлары – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы оешмалар – Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды директоры Айдар Салихов һәм Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Гергерт катнашты. 

Моннан тыш, форумда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгыннан дәүләт ярдәме алган Татарстан эшкуарлары да катнаша. 

Чара кысаларында пленар утырышлар, семинарлар, мастер-класслар һәм чит ил базарларында ватан товарларын һәм хезмәтләрен алга сөрү темасына турнирлар узды. Шулай ук форумда катнашучылар Россиядә бизнес өчен шартларны ничек яхшыртырга мөмкин икәнлеге турында да фикер алышалар.    

«Форум – барлык экспортлаучы эшкуарлар өчен елның төп вакыйгасы. Хәзерге экспортерлардан тыш, форумга үз бизнесын масштаблаштырырга, экспортка чыгарга һәм яңа партнерлар табарга ниятләүчеләр дә килде. Әгәр эшкуарлар үз бизнесларын яңа дәрәҗәгә күтәрергә, чит ил партнерлары булдырырга һәм үз продукцияләрен халыкара базарга чыгарырга телиләр икән, үзәккә килсеннәр, без ярдәм итәчәкбез», – дип хәбәр итте Альбина Гергерт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International