860тан артык татарстанлы интернет-сәүдәне үстерү буенча мастер-класслар сериясендә катнашкан

2023 елның 20 октябре, җомга

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан муниципаль районнары халкы «eCommerce  уңыш формуласы» электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгуга багышланган бушлай укыту мастер-классларында катнашкан. Укытуны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге оештырды.

Бүген, 20 октябрьдә, Казан шәһәренең 100дән артык кешесе интернет-сәүдәне үстерү буенча мастер-класста катнашты. Чара сентябрь-октябрь айларында Татарстан Республикасының 9 муниципаль районында һәм шәһәрендә узган мастер-класслар сериясен төгәлләде. 

Гомумән алганда, мастер-классларда Лаеш, Кукмара, Түбән Кама, Бөгелмә, Арча, Зеленодольск һәм Менделеевск муниципаль районнарында, шулай ук Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә яшәүче 860тан артык кеше катнашкан.

Проектның максаты – интернет-сәүдә каналлары аша сатуны арттыру мөмкинлекләре турында җирле халыкның мәгълүматлылыгын арттыру. Мастер-класслар барышында экспертлар һәм чакырылган спикерлар төрле мәйданчыкларда интернет-сәүдә үзенчәлекләре турында сөйләделәр, сатып алучыларны җәлеп итү һәм нәтиҗәле логистик схема төзү буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, шулай ук катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. 

«Без татарстанлыларның интернет-сәүдә базарын үзләштерү һәм челтәрдә сатуны арттыру темасына зур кызыксынуын күрәбез. Мастер-классларда катнашучылар алган мәгълүмат аларга яңа сату каналларын тизрәк һәм җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итәр дип ышанам», – диде Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International