Казанда яңа клиентларны җәлеп итү турында бизнес өчен укыту семинары узачак

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән 24 октябрьдә 13.00 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәге «Поток-Казань» хатын-кызлар эшкуарлыгы эшлекле берләшмәсе белән берлектә «Мастер-клиент мөнәсәбәте яисә клиентны үзеңз гашыйк итеп, ничек даими итәргә?» дигән темага бушлай укыту семинарын үткәрәчәк.

Семинар спикеры булып Рузилә Хуҗина, эшкуар, матурлык студиясе җитәкчесе, бьюти өлкәсендә остазлар өчен остаз чыгыш ясаячак.

Рузилә клиентлар белән эшләү кагыйдәләре турында сөйләячәк, клиентларга юнәлешне ничек арттырырга, шулай ук «клиентны үзеңә гашыйк итеп, аны ничек даими итәргә» дигән сорауга лайфхаклар белән уртаклашачак.

Чарага теркәлү МСП.РФ цифрлы платформасында уза, «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә, хезмәт: «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылу» дигәнен сайларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, түләүсез укыту чаралары РФ Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында түләүсез нигездә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International