Татарстанда бизнеска ставкасы 0,5% башланган гарантияле ярдәм бар

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан эшкуарларына санкцияләр басымы шартларында ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Ярдәм – 2023» ташламалы гарантия продуктын әзерләде, аның минималь бүләкләү ставкасы – 0,5%. 

Ташламалы «Ярдәм – 2023» продуктыннан икътисадның барлык тармакларында эшчәнлек алып баручы республика эшкуарлары файдалана ала.  Уен бизнесы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар, шулай ук кредит һәм иминият оешмалары гына искәрмә булып тора. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларга заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә.

«Ярдәм – 2023» продукты буенча Татарстан Республикасы Гарантия фондыннан поручительлекнең максималь суммасы 70 млн.сум тәшкил итә, поручительлек күләме – кредит суммасының 50% кадәр. Бүләкләү ставкасы теркәлгән һәм 0,5% тәшкил итә.

2023 ел башыннан республиканың 276 эшкуары продукт кысаларында ярдәм алган, бу аларга  5,4 млрд сумга  заем акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Бирелгән поручительлекләр күләме – 1,9 млрд сум.

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесының гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшертә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала, шулай ук тел.:  +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18.

Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International