Татарстанда 200дән артык хатын-кыз бизнес алып бару буенча белем алачак

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген Казанның «Минем бизнес» үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган хатын-кызлар өчен ике айлык бушлай белем бирү программасы «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» старт алды. Анда 150 хатын-кыз катнашачак. Татарстан кызлары катнашу өчен барлыгы 400дән артык гариза биргән, шулардан эксперт комиссиясе Казанда катнашу өчен 150 кешене сайлап алган. Шулай ук укыту Чаллыда узачак, катнашу өчен гаризалар сайлап алу 20 октябрьдә тәмамланачак.

Программада катнашучыларны тантаналы ачылышта Линара Борһанова,Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе сәламләде.

«Хатын-кызлар эшкуарлыгы – «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бизнеска ярдәм итүдә өстенлекле юнәлеш. Бүген «Минем бизнес» үзәгендә шундый күп гүзәл затлар белән очрашуыма шатмын», – диде Линара Борһанова.

Белем бирү курсы лекцияләр, Россия бизнес-экспертларының практик күнегүләрен үз эченә  ала, катнашучылар белән тотрыклы бизнес төзү тәҗрибәсе булган остаз-эшкуарлар эшләячәк. 27 ноябрьдә Казанда һәм 29 ноябрьдә Чаллыда узачак программа финалында хатын-кызлар үз бизнес-проектларын эксперт жюриена тәкъдим итәчәк, ул җиңүчене билгеләячәк. Проект зур бизнес-девичник белән тәмамланачак. Чаллыда программа 20 октябрьдә старт ала. 

Программа башлангыч эшкуарларга үз эшләрен ачуда һәм гамәлдәге эшкуарларга үз бизнесларын җәелдерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Укыту ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән, РФ Президенты В.В.Путин башлап җибәргән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге мәйданчыгында үткәрелә. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда бушлай укыту программасына язылырга өлгерергә була әле –гаризалар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә. Проектта катнашу өчен МСП.РФ  цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә укырга гариза бирергә кирәк, «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International