Татарстанда дәүләт гарантиясе ярдәме белән 2023 елда бизнеска ташламалы кредит бирү күләме 5 млрд. арткан

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

2023 елда Татарстан бизнесы, Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән, 12 млрд сумнан артык заем акчаларын җәлеп итә алды, бу узган елның шул ук чорына караганда 5 млрд сумга күбрәк. Әлеге чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

2023 елда Татарстанның 830 эшкуары 5,1 млрд сумлык гарантияле ярдәмнән файдаланган. Бизнес-берләшмәгә 12,4 млрд сум күләмендә заем акчаларының рекордлы суммасын алуда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәм күрсәтте. 

2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда Татарстан Республикасы Гарантия фондының бирелгән поручительлекләре саны – 65,7%, ә бирелгән поручительлекләр суммасы 98,6% арткан.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды заем акчаларын рәсмиләштергәндә тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма үзенең җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларга поручительлек бирә.

Ярдәм институты авыл җирлегендә, эшкәртү производствосы, төзелеш, хезмәт күрсәтү, сәүдә өлкәсендә (шул исәптән интернет-мәйданчыкларда) эшчәнлек алып баручы эшкуарлар, индустриаль һәм сәнәгать парклары экспортерлары һәм резидентлары өчен ташламалы гарантия продуктлары сата.

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесының гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшертә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала, шулай ук тел.:  +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International