Татарстан Республикасының яшь һәм социаль эшкуарлары өчен грант алу өчен 264 гариза бирелгән. Гариза биргәннәрнең 73е – социаль предприятиеләр, ә 191е – 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарлар. Грант нәтиҗәләре агымдагы елның ноябрендә игълан ителәчәк.
Грантның минималь суммасы 100 мең сум тәшкил итә, максималь суммасы – 500 мең сум, финанслауның 25 процентыннан ким булмаган өлеше булырга тиеш дип искәртә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы. Алынган акчаларны бизнес-проектларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарга – бинаны арендалауга яки ремонтлауга, җиһазлар яки транспорт чарасы сатып алуга һәм башка эшкуарлык максатларына юнәлтергә мөмкин.
Гаризалар 24 августтан 22 сентябрьгә кадәр «Минем бизнес» үзәгендә кабул ителә. Сайлап алу «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Грант ярдәме алу өчен өстәмә шарт булып «Минем бизнес» үзәгеннән укыту программаларын узу тора.
«Өч ай дәвамында «Минем бизнес» үзәге социаль һәм яшьләр эшкуарлыгын үстерү, тәҗрибәле остазлар һәм экспертлар җәлеп итеп, гариза бирү өчен документлар тутыру мәсьәләләре буенча укулар сериясен үткәрде,» – дип сөйләде Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борханова.
Конкурс комиссиясе тарафыннан сайлап алу нәтиҗәләре буенча агымдагы елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча КУЭ федераль илкүләм проекты кысаларында проектларны гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен 47 млн сум күләмендә 119 эшкуарлык субъекты ярдәм алган.
КУЭ ярдәм итү мәсьәләләре буенча һәм Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге аша бушлай хезмәтләр алу өчен эшкуарлар үзәгенең кайнар линиягә +7(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Илкүләм проектлар илдә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.