ТР Икътисад министрлыгында хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булып узды

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Комиссиядә Министрлыкның өч хезмәткәренә карата керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү материаллары каралды. Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча яллаучы вәкиленә бер хезмәткәрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны тәкъдим итәргә карар кабул ителде. Ике граждан хезмәткәренә киләчәктә коррупциягә каршы закон таләпләрен төгәл үтәүне күрсәтергә һәм керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүматны Методик тәкъдимнәргә төгәл туры китереп тапшырырга кирәк.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында вазыйфа биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, хатыны (ире) һәм балигъ булмаган балаларының мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре һәм мөлкәте турында мәгълүмат бирергә тиешле, коррупция куркынычларына  бәйле булырга мөмкин Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген актуальләштерү мәсьәләсе каралды, кайбер вазыйфаларны кертү һәм чыгару турында карар кабул ителде.

Комиссия утырышы ахырында хезмәткәрнең вазыйфаи бурычларын үтәгәндә шәхси инвестиция счетын ачуга бәйле рәвештә мәнфәгатьләр каршылыгына китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну барлыкка килүе турындагы хәбәре каралды. Комиссия дәүләт хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын үтәгәндә мәнфәгатьләр каршылыгы булмавын таныды. Шунысын да истә тотарга кирәк: коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү өчен җаваплылык брокерга яки идарәче компаниягә түгел, ә граждан хезмәткәренә йөкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International