Октябрьдә Татарстан хатын-кызлары иң көчлеләрдән белем ала алачак. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Хатын-кыз эшкуарлыгы» түләүсез белем бирү программасын башлап җибәрә.
Программа Казан шәһәрендә 17 октябрьдә һәм 20 октябрьдә Чаллыда старт ала һәм онлайн һәм офлайн-форматларда 1,5 айга интенсив дәресләргә исәпләнгән.
Спикерлар һәм остазлар катнашучыларны бизнес-проектларны алга җибәрүнең актуаль инструментлары белән таныштырачак, үз эшеңне ничек ачарга яки гамәлдәге бизнесны ничек масштаблаштырырга икәнен сөйләячәк.
«Бизнеста хатын-кызлар үз проектларын тормышка ашыру өчен ешрак сайлый торган өлкәләр бар - социаль, мәгариф, хезмәт күрсәтүләр, бьюти-индустрия. Әмма хәзер вектор үзгәрә, икътисадның барлык тармакларында хатын-кыз эшкуарларының өлеше бик тиз үсә. Һәм безнең бурыч бу активлыкны хуплау һәм стимуллаштыру, старт, үсеш һәм бизнесны җәелдерү өчен инструментлар һәм белемнәр бирү», – дип шәрехләде вакыйганы. икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова,
Укулар алдынгы эксперт-практиклар уздырачак, остаз сыйфатында актив һәм максатчан хатын-кызлар, тотрыклы бизнес төзү тәҗрибәсе булган эшкуарлар чыгыш ясаячак.
Катнашучылар агымдагы бизнес-процессларны анализларга, үз продуктының кыйммәтен билгеләргә, клиентлар җәлеп итү һәм бизнесны масштаблаштыру технологияләрен үзләштерергә өйрәнәчәк. Программа кысаларында катнашучыларга Татарстан эшкуарларының комьюнитисын булдыру өчен нетворкинглар сериясен эшләтеп җибәрергә тәкъдим ителәчәк.
Укыту нәтиҗәләре бизнес-проектларны яклау һәм аларны экспертлардан жюри әгъзалары тарафыннан бәяләү булачак. Проект зур бизнес-девичник белән тәмамланачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел программада катнашуга республикада яшәүче 1000нән артык хатын-кыз гариза биргән иде, шуларның 300е сайлап алу этабын узды һәм 250се укуларын уңышлы төгәлләде. Программаның җиңүчесе Аделия Закирова булды, ул татар милли мәгънәсе булган «ШИКӘРно» кием һәм аксессуарлар брендын булдырды, үзенең керемен 14 меңнән 200 меңгә кадәр арттырды, Казандагы ваклап сату ноктасын ачып, 100 меңнән артык суммага 3 күпләп заказ алган.
Проектта катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә укуга заявка бирергә, «Минем бизнес» үзәге үткәрә торган укыту чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.