Татарстан үзмәшгульләренә маркетплейсларда бизнес эшләтеп җибәрергә ярдәм итәчәкләр

2023 елның 29 сентябре, җомга

«Минем бизнес» үзәге ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә маркетплейсларда бизнес башларга һәм үстерергә өйрәтәчәк. Гаризалар кабул ителә башлаган инде.

«Минем бизнес» үзәге белгечләре үзмәшгульләргә онлайн-алга китәргә – катнашучыларны Россия базары үзенчәлекләре белән таныштырачак, маркетплейсларда шәхси кабинет булдырырга, алар өчен иң туры килә торган мәйданчыкны һәм уңайлы логистик схеманы билгеләргә өйрәтәчәк. Шулай ук экспертлар SEO-оптимизация үткәрүдә дә ярдәм итәчәк. Белем бирү программасы Россиянең эре онлайн-мәйданчыкларына юнәлдерелгән: Wildberries, Ozon, Яндекс. Маркет һәм КazanExpress. Катнашучылар 16 академик сәгать күләмендә уку модулен тәмамлау турында таныклый торган сертификатлар алачак.

«Татарстанда инде 280 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән, аларның саны ай саен арта бара. Үзмәшгуль татарстанлыларга ярдәм итү өчен бездә федераль һәм республика чараларының тулы бер комплексы эшли», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.

«Минем бизнес» үзәге Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Кече һәм урта эшкуарлык»илкүләм проекты кысаларында белем бирү модулен гамәлгә ашыра.

«Россиядә интернет-сәүдә яңа рекорд куйды: 2023 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча маркетплейсларда һәм интернет-кибетләрдә сату итүче Россия эшкуарларының әйләнеше 63%ка арткан. Хәзер e-com белеме һәм күнекмәләре булган кадрларга ихтыяҗ зур. Махсус рәвештә моның өчен үзмәшгульләр өчен безнең укыту модульләре эшләнде, – ди Линара Борһанова, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Мой бизнес» үзәге җитәкчесе.

Программада  МСП.РФ Цифрлы платформасы аша катнашырга мөмкин.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм»  илкүләм проектының максаты – аны үстерүнең барлык этапларында – старт идеясеннән алып киңәйтүгә һәм экспортка чыгуга кадәр – бизнеска ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәргән илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International