Татарстанда КУЭ корпорациясенең лизинг ярдәме белән яңа лифт производствосы булдырылачак

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Лифтлар җитештерүче «Татлифт» ҖЧҖ (Казан шәһәре) КУЭ корпорациясенең бүлендек компаниясе КУЭ Лизингтан  ташламалы шартларда 41,4 млн. сумлык лизинг акчасы алган һәм автомат лазер кисү комплексы һәм буяу-корыту комплексы сатып алган. Хәзерге вакытта предприятиедә «Зеленодельск» индустриаль паркында яңа җитештерү комплексы төзү буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Яңа предприятиене 2023 ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Ташламалы лизинг ярдәмендә сатып алынган технологик җиһазлар гади, бюджетлы, шулай ук югары комфортлы лифтлардан, заманча бизәү материаллары һәм тутыкмый торган тимер кулланып, елына 3 меңгә кадәр тулы комплектлылыкта лифтлар чыгарырга мөмкинлек бирә. Беренче этапларда 300-500 берәмлек җитештерү, аннары бу күләмне әкренләп арттыру планлаштырыла. Заводта шулай ук лифт җиһазларына гарантияле хезмәт күрсәтү дә оештырылачак», – дип белдерде Татлифт компаниясенең генераль директоры Гөлшат Заһидуллина. Компания башлыгы билгеләп үткәнчә, предприятиедә 300гә якын эш урыны булдырылачак. Җитештерүдән тыш, күргәзмә залы да ачу планлаштырыла, анда продукция белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук өстәмә янәшә участокта лифт комплектлаучы предприятиене булдыру планлаштырыла.

«Җитештерү секторына ярдәм итү һәм үстерү – КУЭ корпорациясе зур игътибар биргән стратегик юнәлешләрнең берсе. Эшкуарларга ярдәм итү өчен, шул исәптән бу сегментта да, лизингка үзебезнең ил җиһазларын сатып алу өчен 6% ставка саклана. Программа шартларына туры килмәгән компанияләр өчен «Приоритет» программасы буенча җитештерү җиһазларын модернизацияләү мөмкинлеге ачык, – дип белдерде КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич. Ул бу программа буенча лизингка Россия һәм чит ил җиһазлары да бердәм процент ставкасы буенча Россия Банкының төп ставкасы + 4,5% булганлыгын төгәлләде. Финанслау суммасы микро- һәм кече бизнес өчен 500 меңнән 50 млн сумга кадәр, урта бизнес өчен 500 меңнән 100 млн сумга кадәр тәшкил итә (авансны исәпкә алмаганда). «Приоритет» программасы сәламәтлек саклау, туризм, спорт буенча микро-, кече һәм урта  креатив индустрияләр, эшкәртү секторы компанияләренә исәпләнгән.

 «Приоритет+» программасы буенча эшкәртү производстволарыннан эшкуарларга 0,5 млн сумнан 50 млн сумга кадәр лизинг акчасын алу мөмкинлеге бар.

Исегезгә төшерәбез, яңа территорияләрдә теркәлгән кече һәм урта бизнес өчен элеккеге ташламалы лизинг ставкалары саклана. Россия җиһазлары Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре эшкуарларына еллык 6% белән бирелә, чит илдәгеләр өчен – 8% (киңәйтелгән ОКВЭДлар буенча, алар белән  МСП.РФ сайтында танышырга мөмкин).

Ташламалы лизинг дәүләт тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бизнеска күрсәтелә торган ярдәмнең бер өлеше. Аны гамәлгә ашыруга беренче вице-премьер Андрей Белоусов кураторлык итә.

 

КУЭ корпорациясе  – кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү институты. Ул бизнеска кредит бирү өчен гарантияләр һәм поручительлекләр бирә, эре заказчыларның сатып алуларына керү мөмкинлеген тәэмин итеп, ритейлер киштәләренә эләгергә ярдәм итә. Корпорация шулай ук Федераль инновацион үсеш институты булып тора, югары технологияле инновацион КУЭ субъектларына ярдәм күрсәтә. МСП корпорациясе шулай ук МСП Банк һәм крауддинвестинг платформалары аша финанс ярдәме күрсәтә, эшкуарлык компетенцияләренә укыта һәм бизнесны акселерацияләү программаларын гамәлгә ашыра. «МИР» ИК аша компанияләрне үсеш стадиясендә финанслый. КУЭ Лизинг, КУЭ корпорациясенең бүлендек компаниясе ярдәмендә эшкуарлар лизинг акчаларыннан файдалана алу мөмкинлегенә ия була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International