Татарстан сәнәгать парклары резидентлары электр энергиясенә чыгымнарны каплый ала

2023 елның 15 сентябре, җомга

Аккредитацияләнгән сәнәгать парклары резидентларына һәм идарәче компанияләренә 2022 елда кулланылган электр энергиясе өчен чыгымнарны түләү буенча чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бирә. Ярдәмгә 15 млн сум юнәлдереләчәк. Чара Татарстан сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе кысаларында тормышка ашырыла.

Ярдәмнән авыл җирлегендә урнашкан сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләре файдалана алачак, аларның тулылыгы 70% дәрәҗәсендә булырга тиеш. Субсидия, чаралар һәм преференцияләр комплексы белән беррәттән, республиканың сәнәгать паркларын үстерү концепциясенә керә, ул төбәктә 2021 елдан гамәлгә ашырыла.

«Концепция авыл җирлегендә һәм эре шәһәрләрдә урнашкан парклар арасында конкуренция мөмкинлекләрен тигезләүне күздә тота һәм авыл сәнәгать паркларының тулылану дәрәҗәсен арттыруга, урыннарда яңа производстволар булдыруга һәм гамәлдәге предприятиеләрне үстерүгә юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Концепция кысаларында шулай ук сәнәгать парклары эшкуарларына УСН буенча салым ставкалары киметелде, транспорт салымын һәм оешмалар милкенә салым түләүдән тулысынча азат итү каралган. Моннан тыш, паркларның резидентлары һәм идарәче компанияләре өчен ташламалы микрозаймнар бирү, электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү һәм башка ярдәм программаларын, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында каралган ярдәм чаралары комплексы да бар.

Комплекслы ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә Татарстан сәнәгать паркларының тулылануы 60% артып китте. Аларның мәйданнарында 1,5 резидент эшли, 60 меңгә якын эш урыны булдырган. 

Гаризалар 2023 елның 15 сентябреннән 16 октябренә кадәр эш көннәрендә (дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 9:00дән 18:00гә кадәр, җомга: 9:00дән 16:45кә кадәр, төшке аш тәнәфесе 12:00дән 13:00гә кадәр) 420021, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, 5 кат, 502 каб адресы буенча «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ кабул ителә, эл. адресы: crppmsp.rt@tatar.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International