Татарстан эшкуарлары федераль һәм республика программалары буенча 50 млрд.сумнан артык акча җәлеп иткән

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Ел башыннан Татарстан эшкуарлары тарафыннан федераль ярдәм программалары буенча 45 млрд.сумга якын акча җәлеп ителгән, республика чаралары кысаларында кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итүгә тагын 5,5 млрд.сум бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе туры эфирында Эшкуарлыкны үстерү һәм конкуренция департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов сөйләде.

Икътисад министрлыгы вәкилләре туры эфирда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын тормышка ашыру барышы турында сөйләделәр.

ТР икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина республикада илкүләм проектлар 2019 елдан гамәлгә ашырыла һәм барлык категория гражданнар өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән.  

«Һәр эшкуар үзенә тиешле чараны яки хезмәтне таба ала. Бизнес заем акчаларын җәлеп иткәндә Татарстан Республикасы Гарантия фонды биргән гарантияле ярдәмнән башлап. Шулай ук бу «Минем бизнес» үзәге аша  микрофинанс ярдәме дә, ул укырга, консультация алырга, маркетплейска чыгарга һәм башка бик күп нәрсәләрдә финанс булмаган ярдәм чараларын да күрсәтә. Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты ярдәмендә эшкуар-экспортерларга ярдәм чаралары күрсәтелә», – дип сөйләде министр урынбасары.

Аерым алганда, бүген 500 мең сумга кадәр грант алырга мөмкин. Ярдәм социаль өлкә эшкуарлары яки 25 яшькә кадәрге яшь бизнесменнарга бирелә – бу компаниядә 50% тан артык өлеш керткән җитәкчеләр яки оештыручылар булырга мөмкин.

 Грант финанслау шартларында бирелә, проектны гамәлгә ашыруның гомуми бәясеннән ким дигәндә 25% эшкуар үз акчалары хисабына кертә. Эшкуарның ихтыяры буенча 50гә 50 дә, 70кә 30 да була ала. Иң мөһиме, алар проектның гомуми бәясеннән ким дигәндә 25% булсын», – дип сөйләде Эмиль Хисмәтов.

Әгәр үз акчаң булмаса, мәсәлән, Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан ташламалы микрозайм алырга мөмкин.

«Узган ел программа буенча 120 проект финансланды – бу яшьләр дә, социаль эшкуарлар да. Федераль программалар буенча ел башыннан безнең эшкуарлар тарафыннан 45 млрд.сумга якын акча җәлеп ителгән. Республика ярдәм чаралары буенча кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итүгә 5,5 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Без Гарантия фондының поручительлек программалары буенча ярдәм күләме хәтта ярты ел дәвамында 2022 елда күрсәтелгән ярдәм күләменнән дә артып киткәнен күрәбез», – дип өстәде спикер.

Грантлар һәм ярдәм турында тулырак белешмәләрне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны аша белергә мөмкин 8 (843) 524 90 90. Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы сайтында да республика һәм федераль ярдәм чаралары турында мәгълүмат урнаштырылган. Бу чараларга  МСП.РФ федераль сервисы аша гариза бирергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International