ТР Икътисад министрлыгында Татарстанда партнерлык (ислам) финансларын үстерү чаралары планы турында фикер алыштылар

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов партнерлык финанслары кысаларында эшләүче кредит һәм финанс оешмалары җитәкчелеге, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Россия ислам институты вәкилләре белән берлектә киңәшмә үткәрде.

Әлеге киңәшмә кысаларында партнерлык финанслары өлкәсендә халыкның һәм бизнесның финанс грамоталылыгын арттыру, әлеге өлкәдә белгечләр әзерләү, шулай ук эксперимент кысаларында партнерлык финансларын үстерүнең гамәли аспектлары мәсьәләләре тикшерелде. Әлеге мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рафикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, КФУның икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы галим секретаре, РИИ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев чыгыш ясады.

Шулай ук киңәшмә барышында партнерлык (ислам) финанслары буенча эксперимент кысаларында салым салу мәсьәләсе дә күтәрелде. Практик тәҗрибә белән «Ак БАРС БАНК» ГАҖ ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Марат Садриев һәм «Амаль» финанс йортының коммерция директоры Ренат Едиханов уртаклаштылар.

«Жилищные Традиции» торак тупланма кооперативы проектының координаторы Рамил Батыршин экспериментта кооперативларның ролен билгеләде.

Эксперимент чорына партнерлык финанслары буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдимнәр турында «Сбербанк» ГАҖ партнерлык финанслары үзәге башлыгы Бенхан Гурбан-Заде, «Амаль» ФД генераль директоры Рөстәм Сәгъдиев, «АК БАРС КАПИТАЛ» ИК генераль директоры Рамил Гайзатуллин һәм «Нурфинанс» ИФК Директорлар советы рәисе Эльдар Яхин әйтте.

Исегезгә төшерәбез, партнерлык финанслары буенча эксперимент 1 сентябрьдә илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International