Илкүләм проект буенча төзелгән «Химград» технополисы мәйданнарында 60 компания урнашкан

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда урнашкан «Химград» технополисы – «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектына җәлеп ителгән Россиянең иң танылган сәнәгать мәйданчыкларының берсе. Территориядә 368 резидент компаниясе урнашкан, шуларның 60ы – илкүләм проект буенча.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча объектлар 2019 елда төзелә башлады. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд сумнан артып китә. Төзелешнең беренче һәм икенче фазалары кысаларында җиде җитештерү бинасы реконструкцияләнгән. Җитештерү биналарының мәйданы якынча 32 мең кв.метр тәшкил итә.

Илкүләм проект буенча төзелгән технополисның яңа мәйданнарында барлык кирәкле инженерлык коммуникацияләре – җылыту, электр, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары үткәрелгән. «Химград» территориясендә кулланылышка әзер булган барлык кирәкле инфраструктура булдырылган.

Шуның аркасында «Химград»ка өстәмә рәвештә 60 яңа компания керә, 1050 яңа эш урыны булдырылган. Объектлар 2021 елның мартында файдалануга тапшырылган.

Хәзер илкүләм проект кысаларында төзелгән биналарның мәйданы 96% тәшкил итә. 2023 елның I яртыеллыгында резидентларның кереме 5 млрд.сум тәшкил иткән.

Индустриаль паркны үстерү проектын гамәлгә ашыру кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җитештерү мәйданнарына һәм биналарына ташламалы файдалану  мөмкинлеген биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International