Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы металл эшләнмәләр җитештерүче заводка профилактик визит үткәрде

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы контроль органнары тарафыннан профилактик визитларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә анализ ясады. 2023 елның сентябрендә бизнеска административ йөкләнешне киметү коралы белән очрашкан эшкуарлар  арасында сораштыру үткәрелде, аларның берсе – «СТК» ҖЧҖ компаниясе.

2023 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре Татарстанда металл эшләнмәләре җитештерүче заводка дистанцион профилактик визит үткәрделәр. Онлайн-әңгәмә барышында лицензиатка аның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр буенча консультацияләр бирелде, контрольлек, тикшерүләр үткәрүне чикләү турындагы законнарны куллану нигезләмәләре һәм практикалары, тикшерүләргә гомуми таләпләр аңлатылды.

Шулай ук Министрлык сайтында мәҗбүри таләпләр, куркынычлылык категорияләре һ.б. өлешендә закон таләпләрен исәпкә алып, эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре буенча актуаль мәгълүмат алу мөмкинлекләре турында да мәгълүмат җиткерелде.

Компания вәкиле контрольлек органнары белән үзара эш итүнең мондый ысулын югары бәяләде. Очрашу алдан килештерелеп, продуктив характерда булды, уңайлы шартларда үтте, шулай ук эшчәнлекне оештыру, мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды.

Искәртеп узабыз, 2023 елның 1 сентябренә Татарстанда 761 профилактик визит үткәрелде. Кире элемтә алу механизмы тикшерү үткәргәндә күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән ихтимал бозуларны ачыкларга һәм бизнесның визит сыйфатыннан канәгать калу-калмавын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International