2023 елның 20-22 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2023 Халыкара форумы узачак. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә турыдан-туры һәм онлайн форматта узачак.
Оештыручылар: Россия Хөкүмәте эгидасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты.
Форумның миссиясе – фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, Россиянең халыкара хезмәттәшлектә лидерлыгы нигезе буларак технологик суверенитет һәм мәгълүмат суверенитетын тәэмин итү.
Форумда катнашучылар – цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар. Катнашучыларны теркәү рәсми сайтта гамәлгә ашырыла. Шулай ук катнашуның мөмкин булган пакетлары турында мәгълүмат та бастырылган.
Тематик юнәлешләр:
Күргәзмә. Форум уздыру чорында «Казан Экспо»да югары технологияле эшләнмәләр, программа тәэминаты, программа-аппарат комплекслары, гамәлдәге техника һәм җиһаз үрнәкләре күргәзмәсе узачак.
«Лидер ИТ-компаниясе» конкурсы. Форумда унбер тематик юнәлештә лидер компанияләр билгеләнәчәк.
Вебинарлар сериясе форум алдыннан 2023 елның апреленнән сентябренә кадәр уза.
Kazan Digital Legends хакатоннар һәм питч-сессияләр марафоны форум алдыннан 2023 елның майыннан сентябренә кадәр узачак. Катнашуга программистлар, аналитиклар, дата-сайентистлар чакырыла. Финал форум көннәрендә узачак.
ЭЛЕМТӘЛӘР
Сайт: kazandigitalweek.com
Соц. челтәрләр: ВКонтакте, Telegram,Одноклассники, Дзен,YouTube,TenChat
Гомуми сораулар: help@kazandigitalweek.com
Күргәзмәдә катнашу: expo@kazandigitalweek.com
Партнер булу: partner@kazandigitalweek.com
ММЧ өчен: press@kazandigitalweek.com
Call-үзәк: +7 (927)037-80-61