Татарстанда пассажирлар йөртү өлкәсе эшкуарларына һәм хезмәткәрләренә 580-ФЗ үзгәрешләр кертү буенча эш оештыру турында сөйләячәкләр

2023 елның 29 августы, сишәмбе

2023 елның 1 сентябреннән такси агрегаторларының эшчәнлеген көйләргә чакырылган 580-ФЗ яңа Федераль законының төп нигезләмәләре үз көченә керә.  Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге белгечләре һәм транспорт тармагы экспертлары ФЗ үзгәрешләргә туры китереп эшне ничек оештырырга кирәклеге турында сөйләячәкләр. 

Яңа закон берничә үзгәрешне күздә тота: йөртүче статусын рәсмиләштерү, таксида эшләргә рөхсәт алу өчен түләүне гамәлдән чыгару, кайбер йөртүчеләрне такси белән идарә итүгә кертмәү, шулай ук такси йөртүчеләргә ташучылар өчен тариф буенча ОСАГО сатып алуны таләп итү.

Семинар үзгәрешләргә һәм яңалыкларга, шулай ук 1 сентябрьдән соң таксистлар тарырга мөмкин булган мәсьәләләргә багышланачак. Транспорт өлкәсе белгечләре түбәндәгеләр турында җентекләп сөйләячәкләр: 

  • 1 сентябрьдән машина йөртүчеләр өчен такси законы нәрсәне үзгәртәчәк;
  • таксида кем эшли ала – таксида эшләү өчен статус рәсмиләштерү; 
  • эшкә рөхсәтне ничек алырга;
  • машинаны рәсмиләштерү өчен нинди таләпләр үтәргә кирәк;
  • машина йөртүчеләр турында мәгълүмат кайда сакланачак.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 15 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Петербург ур., 28 адресы буенча 3 катта узачак. 

Теркәлү Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының МСП.РФ  цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә гамәлгә ашырыла, хезмәтнең исеме: «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылу», алга таба курс сайларга кирәк: «15.09.2023 - Семинар «580-ФЗга үзгәрешләр кертелгәннән соң таксида ничек дөрес эшләргә» - Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт. Турыдан-туры».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International