ТР Икътисад министрлыгында контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

ТР икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина контроль (күзәтчелек) органнары белән киңәшмәдә төп максат  – контроль органнары тарафыннан артык басымсыз эшкуарлык активлыгын саклап калу, дип белдерде. Контроль органнарының бурычы – профилактика үткәрү, бизнесны мөмкин булган бозулар турында кисәтү һәм аларны бетерүгә ярдәм итү

Видеоконференция режимында федераль хакимият органнарының территориаль органнары, региональ контроль (күзәтчелек) органнары һәм муниципаль контроль органнары белән Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында Татарстан Республикасы нәтиҗәләрен яхшырту мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмә узды.

Министр урынбасары үз чыгышында контроль органнарының үз рәсми сайтларында, мәгълүмат ресурсларында, социаль челтәрләрдә, эшкуарлар өчен интернет-порталларда, мессенджерларда - WhatsApp, Telegram аша мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча контрольдә тотыла торган затларга мәгълүмат бирү бурычын билгеләп үтте.

Гүзәл Насыйбуллина шулай ук хәзерге вакытта контроль органнарының төп бурычы - физик тикшерүләрдән хокук бозуларны профилактикалауга басымны күчерү дип белдерде.

Шуңа бәйле рәвештә министр урынбасары контроль органнарына хокук бозуларны кисәтү һәм эшкуарларның гомуми хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү буенча бизнес белән профилактик эшне көчәйтергә тәкъдим итте.

Идел буе федераль округы буенча Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең төбәкара территориаль идарәсенең Дәүләт автоюл күзәтчелеге бүлеге башлыгы Ярхамов Алмаз профилактика чараларын үткәрү буенча уңай тәҗрибә белән уртаклашты.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы күрсәткечләренең берсе булып «Бизнес өчен институтлар» юнәлеше тора, ул үз эченә «Бизнеска административ басым» мәгънәсен ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International