ТР икътисад министры һәм Татарстан мөфтие Ислам банкингы буенча тәҗрибәне гамәлгә ашыру планы турында фикер алыштылар

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә булды һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мәгариф мәсьәләләре буенча мөфти урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйкъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасының галим секретаре, РИИ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев белән очрашты. 

Очрашу ислам банкингы буенча тәҗрибәне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы темасына багышланган иде. Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр РФдә Дагыстан, Чечня, Башкортстан һәм Татарстан территориясендә ислам банкингын кертү буенча тәҗрибә үткәрү турында законга кул куйды. Җитәкчеләр Татарстанның бу өлкәдәге мөмкинлекләре һәм потенциалы, шулай ук тәҗрибәне уңышлы үткәрү өчен чишелеш таләп итә торган актуаль проблемалар, шул исәптән төрле институтларның үзара эш итү механизмнары, кадрлар әзерләү һ.б. турында фикер алыштылар. 

Беренче чиратта Мидхәт Рәфкать улы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу эштә арбитр буларак мөһим ролен ассызыклады һәм Татарстандагы барлык ислам финанс продуктларының республика мөфтиятеннән шәригать буенча хуплау алырга тиешлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам финанслары өлкәсендәге гамәли казанышларын да югары бәяләде. Камил хәзрәт аңа эшләнгән 8 банк продукты һәм Татарстанның Россиядә ислам банкингын гамәлгә кертү өчен уңышлы әзерлеге турында сөйләде. Мөфти министрның игътибарын ТР мөселманнары Диния нәзарәте Галәмәләр шурасының Россиядә ислам финанслары буенча төп эксперт органы булуына һәм Чечня, Дагыстан һәм Башкортстан белгечләре белән тыгыз профессиональ элемтәдә булуына юнәлтте. Хәзрәт искәрткәнчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте системасында Бәһрәйндәге ислам финанс оешмалары өчен бухгалтерлык исәп-хисабы, аудит, идарә, этика һәм шәригать стандартларын үстерү буенча AAOIFI  тарафыннан сертификатланган 8 белгеч эшли. Моннан тыш, РИИ диварларында Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге эшли, шулай ук финанс белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары да үткәрелә. 

Үз чиратында министр  кабул ителгән закон һәм ислам финанслары, гади гражданнар өчен булган файдалары турында киң җәмәгатьчелеккә җиткерү кирәклегенә һәм тәҗрибәнең мөһимлегенә, шулай ук халыкның хәләл банкинг өлкәсендә финанс белемнәрен арттыруга басым ясады. 

Җитәкчеләр алга таба хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр белән алмаштылар.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте материаллары буенча. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International