КУЭ илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесы ел башыннан рекордлы суммага 10 млрд сумнан артык заем акчаларын җәлеп итә алды

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Гарантияле республика ярдәме ярдәмендә Татарстан бизнесы рекордлы суммага 10 млрд сумнан артык заем акчаларын җәлеп итә алды. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.

2023 ел башыннан Татарстанның 660 эшкуары рекордлы сумма –   4,10 млрд.сум күләмендә гарантияле ярдәмнән файдаланган. Заем акчаларын алганда республика бизнес-бергәлегенә ярдәм ТР Икътисад министрлыгына караган ТР Гарантия фонды тарафыннан күрсәтелде.

2022 ел белән чагыштырганда бирелгән поручительлекләр саны – 65%, ә бирелгән поручительлекләр суммасы 131% дәрәҗәсендә арткан.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшчәнлеге предметы булып банклар бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма кредит алу өчен җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары йөкләмәләре буенча йөкләмәләр бирү тора.

Татарстан Республикасы Гарантия фондына ярдәм сорап түбәндәге эшкуарлар мөрәҗәгать итә ала:

  • ТРда теркәлгән;
  • КУЭ реестрында торучы, шулай ук үзмәшгуль гражданнар;
  • салымнар һәм җыемнар буенча бурычлары булмаган яки 50 мең сумга кадәр бурычы булган;
  • хезмәткәрләр алдында хезмәт хакы буенча бурычлары булмаган (соңгы 3 ай өчен);
  • хезмәткәрләр саны 250 кешедән артмый торган;
  • керемнәре 2 млрд сумнан артмый торган;
  • уен бизнесы һәм иминият хезмәтләре белән шөгыльләнми торган.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды авыл җирлегендә, эшкәртү производствосы, төзелеш, хезмәт күрсәтү, сәүдә өлкәсендә (шул исәптән интернет-мәйданчыкларда) эшчәнлек алып баручы эшкуарлар, индустриаль һәм сәнәгать парклары экспортерлары һәм резидентлары өчен ташламалы гарантия продуктлары сата.

Санкцияләр басымы шартларында эшкуарларга ярдәм итү өчен эшләнгән иң кирәкле продукт булып «Поддержка – 2023» тора. Биредә Татарстан Республикасы Гарантия фондының максималь поручительлек суммасы 70 млн.сум тәшкил итә, поручительлек күләме – кредит суммасының 50%ына кадәр. Бүләкләү ставкасы – 0,5%.

Быел «Поддержка – 2023» продуктыннан 210 эшкуар файдаланган, бу аларга  4,5 млрд сумлык  заем акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Бирелгән поручительлекләр күләме – 1,5 млрд.сум.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирергә, үз бизнесыңны гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерергә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны алырга була, шулай ук тел.: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18.

Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International