Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина «Россия 24» телеканалында «Интервью» программасында катнашты һәм эшкуарларны тикшерүгә мораторий кысаларында дәүләт контролен гамәлгә ашырганда бизнеска ярдәм итү мәсьәләләрен җиткерде.
Министр урынбасары үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының РФ Цифр министрлыгы һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгының сынау проектында катнашуы барышында республика эшкуарларының РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша профилактик визит һәм консультация үткәрүгә гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Җавап аларның шәхси кабинетына киләчәк.
«Безнең өчен бу профилактик чаралар : консультацияләр һәм профивизитлар тагын да күбрәк булачак дигәнне аңлата. Бүгенге көндә төп максат – контрольлек органнары тарафыннан артык басым ясамыйча гына эшкуарлык активлыгын саклап калу. Контрольлек органнарының бурычы – профилактика үткәрү, бизнесны мөмкин булган бозулар турында кисәтү һәм аларны бетерүгә ярдәм итү», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина.
Хәзерге вакытта сынау проекты 5 контрольлек органында: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә, ТР Экология министрлыгында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сынап карала.
Профилактик визит эшкуар эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик әңгәмәдән гыйбарәт яки видеоконференцэлемтә ярдәмендә онлайн рәвештә әңгәмә үткәрү булып тора. Профилактик визит нәтиҗәләре буенча җәза кулланыла алмый һәм күрсәтмә бирелә алмый, ә эшкуарлар өчен аңлатмалар – киңәш итү характерында.
Шуңа бәйле рәвештә министр урынбасары эшкуарларга әлеге мөмкинлектән актив файдаланырга һәм контрольлек органнарыннан консультатив һәм методик ярдәм алудан баш тартмаска киңәш итте. Бүгенге көндә республиканың контрольлек органнары тарафыннан 700гә якын профилактик визит үткәрелгән.
Шулай ук Гүзәл Насыйбуллина контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервислар базасы – «Сыналган бизнес» ресурсы эшчәнлеге турында да эксперт фикере белән уртаклашты (provbiz.ru).
Ресурс контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның бушлай цифрлы платформасы булып тора.
Биредә эшкуарлар тарафыннан җибәрелә торган типик бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары норматив хокукый актларга сылтамалар белән бирелгән; бизнесның контрольлек (күзәтчелек) органнары белән үзара эшчәнлеге буенча сораулар һәм җаваплар тупланган. Эшкуарларны булачак тикшерүгә әзерләү өлешендә сайтта интерактив сораштырулар (чек-листлар) урнаштырылган.
Тикшерүгә әзерләнү өчен, эшкуар алдан сораштыру уза һәм тест ярдәмендә инспекторлар ачыклый алган хаталарны билгели ала.
Бу пәнҗешәмбе, 24 августта, 8.20 һәм 21.00 сәгатьләрдә «Интервью» тапшыруын карагыз.