Татарстанның Икътисад министрлыгында яңа коронавирус йогышы таралу аркасында начарланган вәзгыятькә бәйле шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең быелгы елда соңгы утырышы узды. Чара видеоконференция режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үткәрде.
Үз чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтов кыскача гына 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә тукталды. Бу ел эчендә эшче төркемнең 84 утырышы үткәрелгән.
Быел эшче төркем эшчәнлеге, беренче чиратта, Татарстан Республикасы икътисады үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Моңа тармак министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләр чыгышларында, эшче төркем утырышларында һәм республика киңәшмәләрендә төп игътибар бирелгән, бу Республиканың социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләренә йогынты ясаган.
Әйтик, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, агымдагы тенденцияләрне исәпкә алып, республиканың тулай төбәк продукты, бәяләүгә караганда, 3 трлн 212,5 млрд сум тәшкил итәчәк, ягъни 2020 елга карата чагыштырма бәяләрдә 103,8% булачак.
Эшче төркем утырышлары кысаларында предприятиеләрнең кризиска каршы федераль чараларда катнашуы турында фикер алышынды, республикада корылыкка бәйле вәзгыятькә мониторинг ясалды, Бөтенроссия халык исәбен алуга әзерлек, муниципаль хезмәтләрнең административ регламентларын раслау һәм электрон рәвештә муниципаль хезмәтләр күрсәтү, муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда контроль-күзәтчелек эшчәнлеген законнар белән җайга салу үзгәрешләрен гамәлгә ашыру һәм башка мәсьәләләр каралды.
2021 елда сәнәгать паркларын үстерү концепциясен раслау һәм салым ташламаларын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә, эшче төркемнең өстенлекле мәсьәләләреннән берсе – сәнәгать паркларын аккредитацияләү һәм идарәче компанияләр һәм сәнәгать парклары резидентлары белән килешү төзү мәсьәләсе буенча эш барышын контрольдә тоту. Моның өчен эш төркеме кысаларында муниципалитетлар белән сәнәгать паркларына салым преференцияләре һәм ташламалар турында мәгълүмат бирү эше оештырылган.
Мидхәт Шаһиәхмәтов, 2021 елда төркем эшчәнлегенә йомгак ясап, башкарган эшләре өчен барысына да рәхмәт белдерде.
«Сезнең һәркайсыгызга бу елда эшче төркем утырышларында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Киләсе елда төркем эшендәге активлык тагын да зуррак булыр дип өметләнәм. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итү бурычы куелды. Шуңа күрә 2022 елда безнең эшче төркемнең төп тырышлыгы әлеге бурычны үтәүгә юнәлтеләчәк», – дип нәтиҗә ясады Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Шулай ук эшче төркем утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов куйган бурычларны үтәү буенча алга таба эшләү буенча Икътисад министрлыгының тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итүгә кагылышлы тәкъдимнәре турында да фикер алыштылар.