Татарстанда финанс хезмәтләреннән файдалана алу дәрәҗәсе нинди?

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Республикада яшәүчеләр бу сорауга «Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфаты» дигән сораштыру кысаларында җавап бирде, ул Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге инициативасы белән быелның июнь-июль айларында Татарстан Икътисад министрлыгы уздырылган иде.

Сораштыруда республиканың 45 муниципаль районыннан 9 меңгә якын кеше катнашкан.

Үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тулаем алганда, Татарстанда халыкка финанс хезмәтләре күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфаты канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә. Респондентларның 88,3%ы, түләүгә бәйле хезмәтләр күрсәтүдә кыенлыклар кичермибез, дип җавап биргән. Сораштырылучыларның 97,4%ында түләү картасы бар, шул исәптән сорашып белешүдә катнашучыларның 69,4%ы аның ярдәмендә даими түләп тә бара. 

«Сорашып белешү нәтиҗәләре буенча, татарстанлылар арасында картадан картага акча күчерү (86,5%) һәм тиз түләү системасы (46,3%) буенча финанс сервисларына ихтыяҗ аеруча зур. Шул ук вакытта респондентларның өчтән бер өлеше CashOut, бердәм биометрик системасы (ЕБС) һәм Россия Банкының «Маркетплейс» проекты кебек финанс продуктлары һәм сервислары буенча өстәмә мәгълүмат алу белән кызыксына, – дип билгеләп үтә Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Соңгы елда торак пунктта финанс хезмәтләре күрсәтүнең файдалана алу мөмкинлеге үзгәрүен бәяләп, республика халкының 46,7%ы аны яхшырды дип бәяләгән: түләүләрне түләве, кертем счеты ачу, кредит алу җиңеләйгән. 

Алынган нәтиҗәләр алга таба финанс хезмәтләре күрсәтүнең үтемлелеген тәэмин итү һәм сыйфатын яхшырту өчен кулланылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International