«Минем бизнес» үзәге Татарстан эшкуарларын түләүсез эксклюзив бизнес-очрашулар сериясенә чакыра, алар 2024 елның 19-21 декабрендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча узачак. Очрашуларның спикерлары булып стиль һәм дизайн өлкәсендә дөньякүләм танылган әйдәп баручы Россия экспертлары чыгыш ясаячак.
Чаралар ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә Казанда Ak Bars Retro Сагѕта узачак. Очрашулар креатив индустрия өлкәсе бизнесының аралашу мәйданчыгы булачак һәм профильле эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк.
Чакырылган спикерлар арасында:
Өч тематик очрашуда спикерлар рәсми булмаган шартларда бизнесны үстерү өчен гамәли инструментлар турында сөйләячәкләр, катнашучыларның шәхси кейсларын ачыклаячаклар. Чара форматы актив нетворкингны күздә тота, кунакларга яңа эшлекле элемтәләр булдырырга һәм партнерлар табарга мөмкинлек бирә.
Урыннар саны чикләнгән. Сылтама буенча теркәлү кирәк: https://fpprt-reg.ru/.
Үткәрү датасы һәм урыны:
2024 елның 19 декабре - 21 декабре
Ak Bars Retro Cars (Оренбург тракты ур., 5/4, Казан).