Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, эшкуарларның теләкләрен исәпкә алып, «Сыналган бизнес» контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә интернет-ресурсны модернизацияли (provbiz.ru).
Бизнесның ихтыяҗларын һәм теләкләрен ачыклау, кирәкле функцияләр, сервислар һәм порталны тулыландыру турында кире элемтә җыю өчен Икътисад министрлыгы белгечләре очрашу үткәрәчәк. Аңа республиканың теләсә кайсы эшкуары офлайн яки онлайн-форматта кушыла ала.
Бүген ресурс контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның түләүсез цифрлы платформасыннан гыйбарәт. Порталдан файдаланучылар инде бөтен илдән 411 мең уникаль кулланучы һәм ай саен аларның саны арта бара.
Шулай ук кирәкле нәрсәләрне эшләп бетерү һәм ресурсның яңа инструментлары турында фикер җыю өчен сораштыру да эшләтеп җибәрелде, аны сылтама буенча узарга мөмкин: https://t.me/merttatarstan/3026
Очрашу 2024 елның 25 декабрендә 14:00 сәгатьтә узачак: Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт адресы буенча Эшкуар йорты. Онлайн-катнашу сылтама буенча: https://izum.tatarstan.ru/meet/67612a2636ca0e416e6b70fb