Татарстан эшкуарларына АУСН күчү мөмкинлеге турында искә төшерделәр

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Салым салуның гадиләштерелгән автоматлаштырылган системасының төп өстенлеге шунда ки, салым түләүчеләр декларация бирүдән азат ителгән. Салым салым органнары тарафыннан кулланыла торган контроль-касса техникасыннан, банк мәгълүматларыннан һәм салым түләүче шәхси кабинетка кертә торган керемнәр турында белешмәләрдән алынган мәгълүматлар буенча исәпләнә. 

Шулай ук күрсәтелгән режимны кулланучы салым түләүчеләр иминият кертемнәрен түләми, аларның үз хезмәткәрләре өчен иминият кертемнәре буенча исәп-хисап ясау бурычы юк. 

Махсус салым режимын экспериментта катнашучы регионнар территориясендә теркәлгән, аны хезмәткәрләренең саны 5 кешедән артмаган һәм еллык кереме 60 млн.сумнан артмаган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар куллана ала.

Яңа салым режимының эш механизмы турында тулырак мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең «АвтоУСН» сайтыннан белергә була.

КУЭ субъектларының дәүләт ярдәме Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында республика Икътисад министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International