Татарстан үзмәшгульләре дәүләт компанияләренә 2024 елда 11 млн сумлык товарлар сатып, хезмәтләр күрсәткән

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

2024 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча Россиядә дәүләт катнашындагы компанияләрне үзмәшгульләрдән сатып алуның гомуми күләме – 2,2 млрд сумнан артык. Шул ук чорда Татарстан Республикасы үзмәшгульләреннән сатып алулар күләме 10,8 млн сумнан артып киткән.

2023 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт компанияләре республика үзмәшгульләреннән 95 млн.сумга якын товар һәм хезмәтләр сатып алган. Бүген Татарстанда 316 меңнән артык үзмәшгуль гражданин исәпләнә. Төбәк үз мавыгуыннан акча эшләргә һәм бу керемне легальләштерергә карар итүчеләргә актив ярдәм итә. Ярдәм үз эшен үстерүнең барлык этапларында да бар эшкуарлык нигезләрен өйрәнүдән алып проектларны финанслауга һәм аларны алга этәрүгә кадәр гамәлгә ашырыла. 

Үзмәшгульләрдән сатып алулар күләменең максималь үсеше юридик һәм бухгалтерлык хезмәтләре, иҗат, сәнгать һәм күңел ачу өлкәсендәге хезмәтләр, төзелеш буенча махсуслаштырылган эшләре, милекне арендага бирү һәм башкалар буенча теркәлгән. 

Исегезгә төшерәбез, үзмәшгуль гражданнар 223-ФЗ буенча сатып алуларда кече һәм урта бизнес шартларында 2020 елның 1 апреленнән катнаша ала. Үзмәшгульләргә ярдәм итү — «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында төп юнәлешләрнең берсе. Аны Президент  Владимир Путин башлап җибәрде, беренче вице-премьер Андрей Белоусов кураторы булып тора.

«Кече һәм урта бизнеста булган преференцияләрне үзмәшгульләргә тарату 223-ФЗ буенча эре заказчыларны сатып алуда катнашу процедураларын гадиләштерде һәм алардан сатып алулар күләменең артуын тәэмин итәргә булышты, — дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич. – 2024 елның I кварталында үзмәшгульләрдән сатып алуларның гомуми күләме 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 160% ка артып, 2,2 млрд сумнан артып киткән. Бер үк вакытта үзмәшгуль-тәэмин итүчеләр саны 48% ка арткан, аларның гомуми саны 2,9 мең кеше тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International