Тагын ике компания партнерлык финанслары буенча экспериментта катнашучылар арасында

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Тинькофф һәм «СТАТУС» теркәү җәмгыяте партнерлык финанслары буенча экспериментта катнашучылар реестрына кертелгән. Бу хакта Россия Банкы сайтында хәбәр ителә: https://www.cbr.ru/rbr/rbr_fr/. Бүгенге көндә ислам банкингы буенча экспериментта 18 оешма катнаша, шуларның 12се –  Татарстан Республикасы компанияләре.

«Партнерлык финанслары буенча экспериментның төп бурычы – төрле продуктларны кертү практикасын формалаштыру өчен күп санлы базар уенчыларын җәлеп итү. Эксперимент башланганнан соң сатылган продуктлар санының билгеле бер үсешен билгеләп үтәбез һәм экспериментта катнашучылар саны артуына шатбыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының партнерлык финанслары бүлеге җитәкчесе Руслан Хәлиуллин.

Исегезгә төшерик, 2023 елның 1 сентябреннән илнең дүрт төбәгендә «партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыруның эксперименталь хокукый режимы» эшли башлады. Ул Дагыстанда, Чечняда, Башкортстанда һәм Татарстанда эшли. Экспериментның асылы ислам банкингын дәүләт дәрәҗәсендә сынап караудан гыйбарәт – шәригать нормалары нигезендә күрсәтелә торган финанс хезмәтләрен туплау.  Эксперимент ике ел дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International