Шәхси сәнәгать мәйданчыгы һәм уникаль гөмбә цехы – Мидхәт Шаһиәхмәтов Аксубай районы предприятиеләрендә булды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Аксубай районының хезмәт коллективлары һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу үткәрде.

Район башлыгы Камил Гыйльманов белән бергә министр «ТАТЕХ» нефть компаниясенең аерымланган бүлекчәсендә булды. Предприятие нефть чыгарганда барлыкка килгән экологик проблемаларны хәл итү өчен оештырылган һәм Россиядә нефтьнең җиңел фракцияләрен тотып калуның уникаль технологиясен гамәлгә кертә. Нәтиҗәдә нефть югалту дәрәҗәсен шактый киметү һәм аны эшкәртү төбәкләрендә экологик хәлне яхшырту мөмкинлеге барлыкка килә. Нефть компаниясе буларак, «ТАТЕХ» оештыруның икенче этабында – «Татнефть» тарафыннан аңа Зәй районында Онбий ятмалары һәм Аксубай районында Демкино ятмалары эшкәртү һәм чыгару өчен тапшырыла.

«ТАТЕХ» җитештерү бүлекчәсен карап чыкканнан соң, министр Иске Мокшино авылына юнәлде, анда «А.К.Самаренкин крестьян-фермер хуҗалыгының гөмбә цехы» урнашкан. Вешенка гөмбәләрен җитештерү цехының мәйданы 1,5 мең кв. метр тәшкил итә. Бүгенге көндә хуҗалык гөмбә үстереп кенә калмый, гөмбәлек субстратлары да җитештерә, тәүлегенә 0,5 тонна җитештерүчәнлекле суган киптерү цехы эшли. Хәзерге вакытта биредә ай саен 6 тоннага кадәр вешенка үстерәләр һәм аларны җәмәгать туклануы йортларына, сәүдә челтәрләренә китерәләр.

КФХ вәкиле икътисад министры белән җитештерүне үстерү планнары белән уртаклашты, алар арасында өстәмә киптерү шкафлары сатып алу һәм җитештерелә торган продукция күләмен арттыру да бар. Киптерү цехын ачу Аксубай районының шәхси ярдәмче хуҗалыклары җитештергән суганны сатуны тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Икътисад министры предприятиенең хезмәт коллективы белән очрашу уздырды, хуҗалыкның тулы җитештерү куәтенә чыгуын тәэмин иткән хезмәткәрләрнең һөнәри сыйфатын югары бәяләде. Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов муниципалитетның эшкуарлык активы белән дә очрашты. Эшлекле әңгәмә барышында икътисад министры бизнес вәкилләре белән 24 августта үз көченә кергән ярдәм чараларының өстәмә пакетын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр һәм Аксубай эшкуарларын борчыган башка темалар буенча фикер алышты.

Министрның «Лидер Сервис» ТБЭ заводына баруы райондагы тагын бер тукталыш булды. Әлеге завод бетон һәм тимер-бетон эшләнмәләр чыгара. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 100 млн. сумнан артык инвестиция кертелгән. Завод территориясендәге буш мәйданнарда махсус техника базасы оештырылган, тагын 7 яңа җитештерү төре – тимер-бетон эшләнмәләр, металл конструкцияләр, тәрәзәләр һәм витражлар, блок-модуль биналары эшләп чыгару буенча эшләр алып барыла. Яңа производстволарны эшләтеп җибәрү завод территориясендә сәнәгать паркы ачарга мөмкинлек бирәчәк, аның проектын икътисад министрына тәкъдир иттеләр. Бүген производствода эшләүче хезмәткәрләрнең саны 64 кеше тәшкил итә, киләчәктә яңа эшчәнлек юнәлешләрен ачу район халкы өчен өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Муниципаль берәмлектә «ГАРАНТ» шәхси сәнәгать мәйданчыгы да уңышлы эшләп килә. Инфраструктура объектында өч резидент эшчәнлек алып бара. Сәнәгать мәйданчыгы вәкилләре икмәк һәм он-кондитер әйберләре җитештерә, коймалар, түбәләр, йорт тышлау өчен профнастил әзерлиләр. Проектка 92 млн. сумнан артык инвестиция кертелгән. Министр җитештерү мәйданнарын карап чыкты һәм әлеге мәйданчыкның киләчәк перспективаларын бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International