Татарстан территориясендә планлаштырылган барлык илкүләм проектлар 2020 ел ахырына кадәр, үз вакытында гамәлгә ашырылачак

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Ярты ел эчендә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру иң яхшысы булган.

15 июльгә Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында 9,9 млрд. сумлык чаралар финансланган, бу 2020 елга планлаштырылган бюджетның 36,5%ын тәшкил итә.

2020 елга илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 27,2 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла. Шуларның 18,8 млрд. сумы – федераль бюджеттан, 8,4 млрд. сумы республика бюджетыннан биреләчәк.

Бүгенге көндә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча башкарылган эшләр дәрәҗәсе югары бәяләнә. Аны гамәлгә ашыру өчен Татарстанда 839,22 млн. сум юнәлдерелгән. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарларга, шул исәптән фермерларга да, 835,17 млн сумлык мөлкәт, финанс һәм белем бирү ярдәме күрсәтелгән. «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» төбәк проекты кысаларында эшкуарларның иң күп өлеше (6000гә якын) ярдәм алган.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 78,8 млн. сумның 70,2 млн. сумы финансланган.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында федераль, төбәк, җирле әһәмияттәге күперләр һәм юллар ремонтланачак һәм төзеләчәк. 2020 елда юл инфраструктурасын үстерүгә 5,4 млрд. сум юнәлдерү планлаштырыла, шуның 3,6 млрд. сумы үзләштерелгән.

Татарстан Республикасында калган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру шулай ук график буенча башкарыла.

2020 елда Татарстан 50 төбәк проекты составында 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша, аларны гамәлгә ашыру максатларында тиешле федераль проектларны җитәкләүче функцияләрен гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм төбәк проектлары җитәкчеләре функцияләрен үтәүче Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары арасында максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча 50 килешү төзелгән.

2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәгеләр планлаштырыла:

- мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, авыл мәдәният йортлары, Казан шәһәрендә Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзү;

- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өчен фатирлар сатып алу;

- юллар ремонтлауны һәм төзүне күздә тоткан юл челтәре объектларын норматив хәлгә китерү;

- чистарту корылмаларын, яңгыр канализацияләрен реконструкцияләү һәм төзү;

- 3 чүплекне рекультивацияләү;

- балалар поликлиникаларында һәм беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтә торган медицина оешмаларының балалар поликлиникасы бүлекләрендә матди-техник базаны үстерү;

- Яр Чаллы шәһәрендә курчак театрын капиталь ремонтлау;

- Яр Чаллы шәһәрендә ябык йөзү бассейны, боз сарае төзү, шәһәр тибындагы Васильево поселогында универсаль спорт залы төзү;

- Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм шәһәр тибындагы Аксубай поселогында ясалма өслекле булган футбол кырлары һәм җиңел атлетика буенча йөгерү юллары ясау яки модернизацияләү; 

- Казан шәһәренең «Тасма» стадионында җиңел атлетика буенча йөгерү юллары ясау.

Илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру яңа эш урыннары булдыруны, шулай ук аларны гамәлгә ашыру эшләренә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итүне күздә тота. Шулай ук кеше капиталын үстерү, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү хакимият органнарының иң мөһим приоритеты булып тора, Стратегия – 2030 чаралары да шуңа юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International