2020 елның гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем төбәк продуктының үсеш темпы 101,2% тәшкил иткән

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

COVID-19 пандемиясенә бәйле катлаулы эпидемиологик хәл аркасында оешмаларның эшен вакытлыча туктатып тору, шулай ук тискәре тышкы икътисадый конъюнктура саклануы агымдагы елның апрелендә икътисадый активлыкның кимүенә йогынты ясады. Тулаем алганда, 2020 елның гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты 742,3 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни 2019 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата 101,2% (агымдагы елның беренче кварталында – 102,0%).

Тышкы ихтыяҗның көчәюе һәм карантинга бәйле чикләүләр чорында энергия куллануны киметү шартларында сәнәгый җитештерү 2019 елның апреленә карата 5,3%ка кимегән. Гомумән алганда, гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча сәнәгый җитештерү индексы узган елның шушы чорына карата 102,4% тәшкил иткән, республика предприятиеләре үзләре җитештергән 846 млрд.сумлык (агымдагы елның беренче кварталында – 104,6%)  товар төяп озаткан.

Сәнәгатьтәге тотрыклы динамиканың төп факторы – файдалы казылмалар чыгаруны 2019 елның гыйнвар-апрель айларына карата 2,6%ка киметү. Электр энергиясе, газ, пар белән тәэмин итү; һаваны кондиционирлау буенча җитештерү индексы – 6,6%ка, су белән тәэмин итүдә; ташландык суларны агызуда, калдыкларны җыю һәм утильләштерүдә, пычратуларны бетерү буенча эшчәнлектә 25,4%ка кимегән.

Эшкәртү производстволарында узган елның гыйнвар-апрель айларына карата 7,1%ка үсеш күзәтелә. Кокс һәм нефть продуктлары җитештерүдә (2019 елның гыйнвар-апрель дәрәҗәсенә карата 118,4%), медицина максатларында кулланыла торган дару чаралары һәм материаллар (125,5%), резин һәм пластмасса әйберләре (115,1%), азык-төлек продуктлары (122,3%), эчемлекләр (108,0%), текстиль әйберләр (158,3%), металлургия производствосында (113,0%), кәгазь һәм кәгазь әйберләр җитештерүдә (112,6%), кием-салым (102,2%), электр җиһазлары (102,0%), компьютерлар, электрон һәм оптик эшләнмәләр (101,6%) җитештерүдә уңай динамика бар.

Шул ук вакытта башка транспорт чараларын һәм җайланмаларны (2019 елның гыйнвар-апрель дәрәҗәсенә карата 52,6%), тире һәм күн әйберләрен (76,1%), машина һәм җиһазлар (84,3%), мебель (84,9%), агач эшкәртү һәм агач һәм бөкеләрдән эшләнмәләр җитештерү (85,9%), автотранспорт чараларын, тагылмаларны һәм ярымтагылмаларны (88,0%), әзер эшләнмәләрне (90,8%) җитештерү күләмнәре кимегән.

Авыл хуҗалыгы һәм төзелеш секторы оешмалары, уңай динамиканы саклап, үз эшләрен туктатмады. Агымдагы елның гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 59,9 млрд. сум тәшкил итә, ягъни 2019 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата 101,9%. Төзелеш эшләре күләме 2019 елның гыйнвар-апрель айларына карата чагыштырма бәяләрдә 8,5%ка арткан һәм 67,3 млрд. сум тәшкил иткән. 939,0 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.

Апрель аенда кулланучылар ихтыяҗына юнәлтелгән икътисад секторларында иң зур кимү күзәтелә. Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында ваклап сату әйләнеше 2019 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 3,5%ка кимегән һәм 290,8 млрд. сум тәшкил иткән. Кимү, беренче чиратта, азык-төлек булмаган товарлар сегментында кимү белән бәйле (2019 елның гыйнвар-апрель айлары дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 94,5%). Ял, мәдәният һәм спорт, көнкүреш хезмәтләре өлкәсендә эшчәнлек чикләнү сәбәпле, халыкка күрсәтелгән түләүле хезмәтләр күләме 2019 елның гыйнвар-апрель ае дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 12,4%ка кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International